2016 елнын 27 сентябрендә “Батыр” спорт комплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2002-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 12 мәктәптән 158 укучы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 урында-Теләче мәктәбе
2 урында-Олы Нырсы мәктәбе
3 урында-Алан мәктәбе
Җиңүче командаларга дипломнар тапшырылды.
Ярышларны уздыруда Үзәк авылыннан ИП Гильмутдинов Айнур спонсорлык ярдәмен күрсәтте.