27 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, берләшмәгә йөрүчеләр белән “Саулык – зур байлык” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Сәләматлек – адәм баласының иң зур байлыгы. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Әнә шул байлыкны саклау кешенең үзеннән торганын һәркем ачык аңлый. Әмма вакытында тиешле чараларны күрергә генә оныта...  Сәламәт булу өчен һәр кешегә витаминнар куллану шарт булып тора. Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Аларны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз. Саулык – зур байлык ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл диләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International