30 сентябрь көнне Шәтке урта мәктәбендә, Шәтке авыл җирлеге Советы, спонсорлар, ҖЧҖ “Агролак” ширкәте һәм мәдәният хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен “Гомер көзе-алтын чор” исеме астында зур бәйрәм оештырды. Бәйрәм кичәсендә катнашкан өлкән кешеләребез кайнар чәй табыны артында, тәмле ризыклардан авыз итеп, авыл үзешчәннәренең тематик концертын карады һәм үзләре дә бик теләп чыгыш ясадылар.