30 нчы сентябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңа-еннан «Гомер көзләрегез матур булсын!» дип исемләнгән бәйрәм уздырылды.

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Р.М.Юсупов башлап жибәрде. Ул өлкәннәребезгә бәхетле картлык, күңел тынычлыгы теләде. Укучы балалар үзләренең дәртле биюләре, котлау сүзләре һәм матур җырлары белән өлкәннәребезнең күңелләрен тагын да сөендерделәр. Китапханәче М.Назипова белән мәдәният йорты директоры С.Низамова үткәргән башваткыч уены да бик күңелле узды. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнашып, кайнар коймак белән чәй эчеп бәйрәмнән канәгать булып таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International