2016 елнын 15 ноябрендә Теләче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, техниканы кышкы саклауга кую хәм машина-трактор паркын ремонтка әзерләү буенча конкурс булып узачак.
Бу чаранын максаты – кыр эшләреннән бушаган авыл хужалыгы машиналарынын хәм техникасынын яхшы сакланышын булдыру, аларны вакытында саклауга куюны тәэмин итү хәм 2017 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру тора.
Конкурс барышында, район хужалыкларында авыл хужалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-трактор паркының торышы, кимчелекләр күрсәтелә торган ведомостьларның булуы, ремонт участокларының техниканы көзге-кышкы чорда төзекләндерү эшләренә әзерлеге хәм шулай ук, ремонт эшләрендә катнаша торган хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чаралары, комиссия тарафыннан, тикшереләчәк.