21нче ноябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Журналлар һәм китаплар илендә» дигән дәрес үткәрелде.

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Балалар китапханәдә нинди  журналлар «яшәве»,китапханәгә нинди китаплар кайтуы турында белделәр һәм бик канәгатьләнеп шуларны карадылар. Киапханәче Хазипоа Ф.А. журналлардагы кызыклы һәм файдалы рубрикалар белән таныштырды. Балалар күп  кызыклы  мәгълүмат алдылар. Бик теләп журнал уеннары уйнадылар. Бу чараның ахрында балалар өйләрендә укырга үзләренә ошаган  журналлар, китаплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International