2016 елның 20 нче ноябрь көнендә Казаклар авылында яшәуче тыл ветераны Гәрәева Шәмсениса Хабибулла кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Шәмсениса апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.