Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында балаларның юлларда хәвефсез йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, әти-әниләр почмакларында “Караңгылыкта яктыр!” темасына мәгълүмат урнаштырылды. Бу мәгълүматта әти-әниләрне балаларның өске киемнәрендә ут чагылдыручы элементлар булырдыруның мөһимлеге, юлларда балаларның иминлеген саклау өчен аларның бик кирәк икәнлеге турында аңлатып үткән.
Шулай ук тәрбиячеләр һәр төркемдә балаларга ут чагылдыручы элементлар турында презентацияләр күрсәттеләр һәм “Авыл урамнарындагы куркынычсызлык”, “Үзеңне күңелсезлекләрдән ничек сакларга?”, “Фликерлар һәм юлларда балаларның иминлеге” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрделәр.