Файдалы каникуллар.

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы каникуллар дәвам итә. Теләче урта мәктәбендә кышкы каникуллар вакытында, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен консультацияләр һәм республика олимпиадаларына әзерлек оештырыла. 5 нче гыйнвар көнне  укытучылар  Л.М. Якупова, А.М. Гыйлфанова ,   Л. Г. Алексеева, Г.А. Абдуллина  һәм Р.Р. Гузаирова   9-11  сыйныф укучылары белән чыгарылыш имтиханнарына  әзерләнделәр. Е.В. Иванова  авырдан  укучы  белән математикадан  әзерлек алып барды. Н.Р. Залялова   укучысын рус теленнән республика олимпиадасына  әзерләде.Теләче мәктәбе укучылары кышкы каникулларны файдалы итеп үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International