Бүген тәрбияче балалар белән язгы ташу, су басу күренешләре турында сөйләде. Яз ел фасылының яшәрү, табигатьнең җанлану вакыты, ләкин язгы куркыныч хәлләр турында да онытмаска кирәк. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларның белемнәрен сораулар биреп ныгытты. Балалар үзләренең фикерләрен тулы җөмләләр белән аңлата алды. Бакча мөдире әти-әниләр белән шушы темага сөйләште, имзалар куйдырды. Балаларның куркынычсызлыгын саклау безнең, әти-әниләрнең төп бурычы.