Экология темасы хәзерге вакытта бик актуаль. Һәм аның турында балага кечкенә вакытыннан ук сөйли башлау яхшырак. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар белән экологик шөгыльләрнең берсе- экологик темага лэпбук төзү: биремнәр яшерелгән кесәләр һәм конвертлар,төрле карточкалар булган кечкенә энциклопедия.Үзәк авыл китапханәсендә мин мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белергә тиешле нинди табигый ресурслар булуын, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен, хайваннарның яшәү тирәлеге белән бәйләнешен, безнең якта нинди хайваннарның “Кызыл китапка” кертелүен,экологик яшәү рәвешен эченә алган экологик папка әзерләдем.