13 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә татар әдәбияты классигы, мәшһүр галим Галимҗан Ибраһимовка 130 ел тулу уңаеннан аның иҗатын яктырткан “Милләтемнең горурлыгы” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә Галимҗан Ибраһимовның төрле елларда язылган “Кызыл чәчәкләр”, “Кешеләр”, “Тирән тамырлар”, “Алмачуар”, “Көтүчеләр” кебек әсәрләре урын алды.
Г.Ибраһимов – гаять зур әдәби һәм фәнни мирас калдырган татар язучыларының берсе. Утыз еллык иҗат чорында ул егермеләп хикәя, дүрт роман, биш повесть, аерым китаплар итеп басылган унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйди һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек яза.