15 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Теләче районының полиция бүлегенең балиг булмаганнар белән эшләүче инспиктор Назмиева Резидә Рифкатовна, ГАИ җитәкчесе Каримуллин И.Х. белән очрашу булып үтте. Резидә Рифкатовна укучыларга җинәятчелек, хулиганлык кылу очраклары турында фикерен җиткерде. Үз чыгышында Каримуллин И.Х. юлларда сак булу, юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклап үтте.