Әмирхан Еники чын мәгънәсендә бөек язучы. Аның каны да, җаны да - аристократ, зыялы татарлардан, милләтнең каймагыннан. Язучы озын гомер юлында төрле сынаулар аша үткән. Бөек Ватан сугышында катнашуы гына да ни тора!. Учак – ул яшәү, өмет, яктылык символы. Гаилә учагы, милләт учагы беркайчан да сүнмәсен, гел яктыртып кына торсын. Без үткәнебезне дә, туган нигезне, телне, йола һәм гореф - гадәтләрне онытмаска тиеш!