Көн белән төн тигезләшкән бу көннәрдә ата-бабадан килгән һәм һәр буын көтеп алган Нәүрүз (фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата). Көнчыгыш календаре буенча кайбер төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Шушы традицияләрне саклап безнең балалар бакчасында зур һәм мәктәпкәчә төркем балалары белән “Нәүрүз бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәм тәрбиячеләр (Хазинурова Г.Р.,Хузина Р.Г.,Замалиева Г.Г., Мингазова Г.Р.) тарафыннан бик күңелле оештырылды. Шулай ук, бәйрәмне матур музыка белән бизәп торучы музыка җитәкчеләребез Сафина Р.К. һәм Шарифуллина И.И. булдылар, кызыклы уеннар белән шаккатырып торучы физкультура тәрбиячесе Валияхметова Г.И. балаларның күңелләрендә онытылмаслык хисләр уятты. Соңыннан балалар тәм-томнар белән сыйландылар.