Районда дәүләт техник карау хәм язгы-кыр эшләренә техниканың әзерлеген тикшерү дәвам итә

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

     30 март көнне Теләче муниципаль районыны ҖЧҖ «Тан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.

     Әзерлекне тикшерүдә авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе житәкчесе Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә  техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.     

     Техниканы карауга барлыгы 12 берәмлек трактор, 7 берәмлек арба әзерләнеп куелган иде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде.

     Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр)  хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән. Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.   

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International