“Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасы җитәкчесенең оештыру эшчәнлеге”

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

2017 нчы елның 31 нче мартында Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчалары мөдирләре өчен “Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасы җитәкчесенең оештыру эшчәнлеге” дигән темага семинар булып үтте. Семинарда бакча мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр катнашты. Семинарда сүз балалар бакчаларында федераль дәүләт белем стандартын тормышка ашыру шартларында балалар бакчасы җитәкчетарафыннан эшне оештыру алымнары турында барды. Семинарда Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән төркем балалары катнашында “Шатлык” бию төркеме чыгышы һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән танып-белү һәм физик үсеш буенча ачык шөгыльләр күрсәтелде. Шөгыльләрне педагог-психолог һәм физик тәрбия буенча тәрбияче үткәрде.Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International