Иртәдән кичкә кадәр дәвам иткән бәйгедә 36 командадан 300 көрәшче бил алышты. Безнең район командасы данын яклап көрәшкән алыпларыбыз югары урыннар яулады:
Раил Нургалиев – 1 урын (100 кг.үлчәү авырлыгы)
Артур Зөлкәрнәев – 1 урын (70 кг.үлчәү авырлыгы)
Муса Галләмов – 1 урын (130 кг.үлчәү авырлыгы)
Динар Кәримуллин – 2 урын ( 75 кг. үлчәү авырлыгы)
Командалар арасында урыннар:
1 урын: Казан шәһәре Яңа Савин районы
2 урын: Түбән Кама шәһәре
3 урын: Казан шәһәре Идел буе районы
4 урын: Теләче районы