3 нче апрель көнне Алан урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Д.Г. 6 нчы сыйныф укучылары белән “Китап - юл күрсәтүче маяк ул” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әлеге чара Халыкара балалар китабы көненә багышланган иде. Балалар китабы ул- якын дус, акыллы киңәшче, ышанычлы фикердәш, сердәш. Укучылар үзләренең чыгышларында китап укып, эшләгән эшләргә бәя биреп булуын әйттеләр.