Бүген безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "Көлке көне" булып узды. Барлык төркем балалары әлеге бәйрәмне тамаша кылды. Балалар янына кунакка Клоун белән Кнопочка килделәр. Алар төрле кызык уеннар оештырдылар, балалар белән бергә җырладылар, ә ахырдан барлык балалар белән бергә шаян бию биеделәр. Әлеге бәйрәмнән бөтен кеше көне буена җитәрлек энергия алды.