Китапханәче китап укучыларны Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән таныштырды, герб һәм флаг төсләренең әһәмияте турында сөйләде, шулай ук тарихи һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар, музейлар, театрлар, Татарстанның танылган кешеләре белән таныштырды. Ахырдан катнашучылар табигатькә, экологиягә, мәдәнияткә һәм туган як тарихына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.
Абде авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Здесь родины моей начало" дигән тарихи-туган якны өйрәнү экскурсы узды. Чарада катнашучылар Әбде авылының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәче катнашучыларга хезмәт династияләре, авылның алдынгылары, мактаулы кешеләре турында сөйләде. Презентация ярдәмендә яшьләр "Красные всходы" колхозының оешу тарихына юл тоттылар, төрле еллардагы фотосурәтләрдән торган "По дорогам войны шли мои земляки" фотокүргәзмәсе белән таныштылар. Катнашучылар «Абди - село мое родное» фотоальбомы белән таныштылар һәм «Моя малая Родина» викторинасында катнаштылар.
6 ноябрьдә Татарстан Республикасында аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы – Конституция көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле датага багышлап Айдар авыл китапханәсендә "Конституция-илнең төп китабы" дип исемләнгән мәгълүмати китап күргәзмәсе оештырылды һәм күргәзмә буенча күзәтү уздырылды. Татарстан Республикасы Конституциясенең, Дәүләт символларының барлыкка килү тарихы, Конституциядә кеше һәм гражданның нинди хокуклары һәм ирекләре гарантияләнгәнлеге турында сөйләшү алып барылды.
Алан авылы китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Халыклар дуслыгы-чын дуслык” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм викторинада катнаштылар.
Үзәк урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе үткәрелде. Балалар китапханәдәге кагыйдәләрне игътибар белән тыңладылар, табышмакларны чиштеләр, энциклопедияләрне, белешмәлекләрне һәм үзләрен кызыксындырган китапларны карадылар.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Субаш авыл клубында Гаилә елы һәм Бердәмлек көненә карата китапханә белән берлектә әзерләнгән “Безнең гаилә – тату гаилә” дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичәбезне Балык Бистәсе узешчәннәре үзләренен матур чыгышлары белән, тамашачыларны тагын да соендерделәр.
4 ноябрьдә ел саен Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – ватанпәрвәрлек һәм гражданлык халкыбызга берләшергә, илне басып алучылардан сакларга ярдәм иткән Ватан тарихының истәлекле битләренә тирән хөрмәт.
1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе — төрле милләт, сәяси һәвәслек һәм дин кешеләрен берләштергән, республиканың күпмилләтле халкының өметләрен тормышка ашырган Россия һәм Татарстан тарихында яңа чор таләпләренә тулысынча җавап биргән мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителде.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Күкчә авыл китапханәсендә танылган балалар шагыйре, драматург һәм әдәбият тәрҗемәчесе Нурулла Әхияр улы Гайсинның (1914-1995) тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Язучының рухи мирасы”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу талантлы әдип-фронтовик мәңгелек шигырьләр калдырды, алар бүген дә укучылар күңелендә урын табалар. Чара кысаларында китапханәче шагыйрьнең тормышы, кайда тууы, ничек үсүе һәм укуы, Бөек Ватан сугышында нинди исем алуы, шулай ук нинди шигырь белән танылуы турында сөйләде.