Толерантлык турында сорау хәзер игътибар үзәгендә. Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Ә чит телләр сүзлегендә «толерантлык — чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек» дип бирелә.
Татарстан Республикасының прокуроры Альберт Закиевич Суяргулов Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы прокуратурасы бинасында 2024-нче елның 3-нче декабре көнне барлык сораулар белән сәгать 10-12 сәгатькә кадәр халыкны кабул итә.
2024 елның 25 ноябреннән алып 06 декабрьгә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларына мәхәббәт һәм наз бүләк иткән барлык Аналарга рәхмәт сүзләре әйтелә.
22 ноябрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Әниләр көненә багышланган «Минем гаиләм – минем байлыгым» исемле гаиләләр фестивале булып узды. Фестивальдә 5 гаилә катнашты: Гайнетдиновлар, Кәримуллиннар, Минһаҗевлар, Җәләлиевлар һәм Сибагатовлар. Гаиләләр юл йөрү кагыйдәләрендә, кулинариядә, әдәбиятта, медицинада үзләренең эрудицияләрен һәм белемнәрен күрсәттеләр. Катнашучылар шулай ук гаилә эстафеталарында да көч сынаштылар. Конкурслар матур концерт номерлары белән чиратлашып барды.
Елның иң җылы һәм назлы бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне. Бу вакыйга уңаеннан Шармаш авыл китапханәсендә «Умелые ручки» клубы балалар өчен «Дөньяда бердәнбер әнигә мин бу чәчәкләрне бүләк итәм» дигән мастер-класс үткәрелде. Китапханәче балаларны бу бәйрәм белән таныштырды һәм әниләр өчен кулдан эшләнмәләр ясарга тәкъдим итте. Һәр открытка эчендә теләк язылган иде. Иҗат эшләре вакытында балалар әниләре турында сөйләделәр.
Сауш авылы китапханәсендә ТР Конституциясе көне уңаеннан “Конституция – җәмгыятьне берләштерә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелып, мәгълүмат сәгате үткәрелде. КатнашучыларТатарстан Республикасы Конституциясенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Китапханәче китап укучыларга Татарстан Конституциясенең республика гражданнарының барлык хокуклары һәм бурычлары тасвирланган иң төп закон икәнлеге турында сөйләде. Катнашучылар «Татарстан символлары», «Татарстан шәһәрләре», «Татарстанның истәлекле урыннары», «Татарстан халыклары бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре» темалары буенча үз белемнәрен кулланып, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе.
Шул уңайдан Сауш авылы китапханәсендә «Без – көчле, бердәм халык» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче Резеда Сәйфетдинова презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде.
Ноябрь аенда синичка көне билгеләп үтелә, шул көн уңаеннан 8 нче ноябрь көнне Шармаш авыл китапханәчесе «Кышкы кунаклар» экология дәресе үткәрде. Аның барышында «Почемучки» клубы балалары кышлаучы кошлар: песнәкләр, карлыгачлар, клестлар турында күп яңалыклар белделәр. Шулай ук кошлар белән бәйле халык билгеләре, канатлы дусларыбызга багышланган мәкальләр, әйтемнәр һәм шигырьләр белән таныштылар.
8 ноябрьдә Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылды. Диктант тексты өчен танылган татар язучысы, драматург Шәриф Камалның «Матур туганда» әсәреннән өзек сайланды. Акциянең максаты-дөрес язуга, татар әдәби телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру.