ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шуны истә тотып  2 март көнне Максабаш  авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә   “Чирдән яман дошман юк” дигән тема астында әңгәмә  үткәрелде. Яшьләргә  наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә әдәбият һәм сәнгать атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.

Бүген китапханәче Х.Н.Нигъмәтҗанова  фронтовик- шагыйрь Фатих Кәримгә багышлап “Илең турында уйла...” дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Чарада укучылар Ф.Кәримнең патриотик рухта язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Шуларның берсе -  Рашат Низами.  1 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Якташ язучыбыз” дип исемләнгән чара үтте. Укучылар катнашында үткән бу  чара язучының  70 яшь тулуына багышланды.  Укучылар белән “Без яшибез...” китабына күзәтү  ясалды. Катнашучыларга китаптагы хикәяләр, истәлекләр уку ошады. Чара җанлы үтте.

3 март көнне Айдар, Иске Җөри, Кеч. Мирәтәк авыл клубы хезмәткәрләре, район мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Нагимова Ф.М. җитәкчелегендә, «Нәүрүз бәйрәме: социаль тәҗрибәне аккумуляцияләү» дигән темада үткән методик семинарда катнаштылар. Семинар Казан шәһәре Татарстан Халыклары Дуслыгы йорты бинасында узды.

2020 елның 3 март көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Насибуллина Язилә Ярулла кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Язилә  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды, шулай ук район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан,  “Наркомания цивилизациянең иң куркыныч авыруы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. 

2020 елның 2 мартында Казан шәһәрендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында бадминтон буенча «каләм пробасы» республика ярышлары булып узды, анда безнең команда да катнашты.  Безнең район җыелма командасы составына Баландыш төп мәктәбеннән балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге педагогы Җаббаров Алмаз Фоатович тәрбияләнүчеләре керде. Ярышларда 20 команда катнашты. Барлыгы 160 катнашучы. Безнең команда 7 урынны яулады.

2020 елның 1 мартында Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган 2009-2010 елларда туган егетләр арасында мини-футбол буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 4 команда, шул исәптән балаларга өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның 2 командасы катнашты. 

Әлеге дата уңаеннан, 3 март көнне Теләче җирлекара китапханә  хезмәткәрләре акция үткәрделәр, буклетлар тараттылар.  Шулай ук китапханәнең  уку залында “Без наркотикларга каршы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе наркотиклар куллануның сәбәпләрен, төрләрен, нәтиҗәләрен ача, шулай ук әлеге куркыныч афәтне кисәтү буенча киңәшләр бирә.

Олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы нигезендә сугыш һәм тыл ветераннарына  юбилей медальләрен тапшыру бара. Бу чара Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә 28 нче февраль көнне узды. Районыбыз һәм авылыбыз җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы делегция  Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып, "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медален һәм истәлекле бүләкләр тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International