ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 08 августында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнвар көнне Мәскәүдә ВДНХда Гаилә елын ачу тантанасы узды. Чараның кульминациясе булып Бөтенроссия гаилә учагы кабызылды.

Хөрмәтле райондашлар, 27 июль көнне Баландыш авылында узачак “Блогерлар Сабан туе +Түгәрәк уен” фольклор бәйрәмендә районыбызның иң оста чалгычылары катнашында икенче тапкыр “Чалгы ярышы” узачак!

19 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Чулпан» агрофирмасында ашлык сугу комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә туган як киңлекләре буйлап сәяхәт кылдылар. Вакытлар узу белән барысы да үзгәрә, яңалары барлыкка килә һәм, әлбәттә, барлык балаларга да үз авыллары тарихындагы үзгәрешләр турында белү кызыклы. Күңелле сәяхәтне оештыручылар балаларга элек авылда нәрсә һәм ничек булганы турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Балалар авыл, чишмә тарихы белән таныштылар, кече ватанга багышланган шигырьләр яңгырады һәм татлы призларга ия булдылар.

Әлеге бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүгә, гаилә тормышына карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә уллары  өлешчә мобилизациягә эләккән Зайнуллиннар гаиләсен бәйрәм белән котлады.

Сауш авылы  китапханәсендә  язучы Фәйрүзә Мөслимовага - 70 ел тулу уңаеннан “Июль кызы” темысына әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәдә  китап укучылар  Ф. Мөслимованың тормыш юлы белән таныштырылып, иҗатына күзәтү үткәрелде. Аның “Уңган кыз”, “Каен җылысы”, “Кына гөле” һәм башка күп  кенә шигырьләре  кычкырып  укылды. Китап  укучылар  Ф.Мөслимованың  китапларын  укырга өйләренә дә алдылар.

Әлеге бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүгә, гаилә тормышына карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә. Авылыбызда озак еллар бергә яшәүче үрнәк, матур гаиләләр күп. Әлеге дата уңаеннан 9 июль көнне Иске  Җөри  авылы китапханәсе китапханәчесе  китап укучы  үрнәк гаиләләрне котлап өйләренә барды. Аларга яңа китаплар, газета-журналлар алып барды. Шулай ук китап укучыларыбыз ромашка уенында катнашып кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр.

Терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлек кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә 10 июль көнне «Без террорга каршы» исемле мәгълүмат сәгате уздырылды. Чара барышында китапханәче “терроризм” сүзенең мәгънәсе, аның төрләре һәм максатлары, сәер кешеләр булганда үз-үзеңне ничек тотарга, таныш булмаган әйберләр белән нәрсә эшләргә һәм башкалар турында сөйләде. Балалар җәмәгать урыннарында, урамнарда, җәмәгать транспортында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук китапханәдә күргәзмә тәкъдим ителде, аның материаллары терроризм куркынычы, корбаннары һәм рәхимсезлеге турында җентекләбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.

      10 июль көнне Теләче муниципаль районынын ҖЧҖ «Теләче Август» оешмасында  ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International