Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы, Кече Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүче тыныч халыкның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү.
Тамбур чигүнең барлык нигезләрен белергә теләүчеләрне китапханәче Рәхмәтуллина Альбина Альбертовна китапханәгә җыйды. Ул катнашучыларны тамбур чигүе белән таныштырып, аның техникасын өйрәтте. Чара барышында "Милли стильдәге тамбурлы чигү" дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
23-24 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр арасында, ә 25-26 гыйнвар көннәрендә 2011-2012 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча “Мәктәп волейбол лигасы – ПРО” уеннарының беренче этабы узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Закиев Әзһәм, Гәбделхаев Рәшит, Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендәТеләче районы данын Шәтке, Теләче, Алан, Үзәк урта мәктәбе укучылары яклады.
2024 елның 27-28 гыйнварында Киров өлкәсе Уржум шәһәрендә
2008-2009 нчы елгы кызлар командалары арасында Советлар Союзы Герое Л.И.Рокин истәлегенә волейбол буенча ачык турнир узды.
27 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында тозлы камырдан татар милли ризыклары әзерләү буенча «Тозлы камырның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.
2024 елның 28 гыйнварында ДООЦ өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров һәм Теләче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Б. Р. Сәлахиев җитәкчелегендәге 2010-2011 елгы егетләр командасы «Мәктәпкә Мини – футбол " Бөтенроссия проектының төбәк этабында Чемпион булдылар.
Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулды. 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ленинград батырлыгы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы хәтерне балалар күңелендә саклау максатыннан үткәрелде.
31 гыйнвар көнне безнең районда 1-11 сыйныф укучылары һәм районның олы яшьтәге халкы арасында чаңгы ярышлары узды.
Җиңүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. бүләкләде. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы әлеге бәйгедә лаеклы1 нче урынны яулады. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.