Әлеге викторина Татарстан Республикасының туган якны өйрәнү материалына нигезләнгән. Чара патриотик юнәлешле, балаларны кече ватаннары белән горурланырга, туган якларын яратырга өйрәтә. Сорауларга җавап биреп, балалар туган илебез турында белемнәрен тулыландырды. Викторина укучыларның игътибарын тарихи-мәдәни мираска җәлеп итүгә, төбәк тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендәге белемнәрен киңәйтүгә, патриотик тәрбия бирүгә, шулай ук балаларны Татарстан тарихы, аның мәдәнияте һәм традицияләре белән кызыксындыруга юнәлдерелгән иде.
30 нчы август Татарстанда Республика көне буларак бәйрәм ителә. Әлеге бәйрәмне республикабызның һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы булган Ватаныбызны данлыйбыз.
Шул көн уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Республикам- минем Ватаным" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
30 август -Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан, 29 августта Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан “Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем -Татарстан” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмә аша Татарстан тарихы, аның бүгенгесе белән танышырга була.
Бәйрәм уңаеннан ял паркында оештырылган ачык чарада авыл халкы уйнап - биеп, матур җырлар тыңлап рәхәтләнеп күңел ачты.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Татарстан - минем Республикам” дип аталган танып - белү сәгате үткәрелде. Дәреснең максаты балаларда ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләү, туган илеңне, телеңне яратырга өйрәтү иде.
30 август - Татарстан Республикасы көне. Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы китапханәсендә “Җирем, суым, Ватаным – минем Татарстаным!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Татарстанның һәм Казан шәһәренең тарихын һәм бүгенгесен чагылдырган китаплар урнаштырылды.
Алтын көз, милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы темасын яктыртып күргәзмәләр эшләнде. Бу чарада Баландыш авыл китапханәчесе дә 2023 нче елда эшләнгән эшләре буенча чыгыш ясады.
Балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә балалар белән “Балачакның тугры илчесе” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Балалар белән язучының хикәяләрен кычкырып уку оештырылды. Шулай ук китапханәдә язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе куелды. Күренекле язучы башка телләргә тәрҗемә ителгән яшүсмерләр өчен күп кенә хикәяләре белән дан тота. Студент елларында ук ул шигырьләр һәм хикәяләр яза башлый. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар мәктәп тормышы, төрле ситуацияләргә эләккән яшүсмерләр турында. Күргәзмәдә язучының биографиясе, дәүләт бүләкләре, китаплары белән танышырга мөмкин.
Шармыш авыл китапханәсендә Россия киносы көненә багышлап "Книги, живущие в фильмах" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда танылган һәм яраткан рус фильмнары төшерелгән сәнгать әсәрләре тәкъдим ителде. Әдәби әсәрләрнең экранда күрсәтелүе һәрвакыт кызыксыну уята, яраткан персонажларны "чынбарлыкта" күрергә, китап укыганда барлыкка килгән хисләрне яңартырга мөмкинлек бирә. Басма битләрендәге фильм геройлары белән танышу – китап укуга кызыксыну уяту өчен яхшы мөмкинлек.
23 августта балалар язучысы, новеллист, публицист, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулды. Татар язучысы яшүсмерләр өчен башка телләргә тәрҗемә ителгән бик күп хикәя, повестьлар язуы белән дә танылган. 26 август көнне Айдар авыл китапханәсендә язучының юбилеена багышланган “Серле каләм иясе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар - мәктәп тормышы, төрле ситуацияләргә эләккән яшүсмерләр турында. Күргәзмәдә язучының биографиясе, иҗаты, дәүләт бүләкләре, китаплары белән танышырга мөмкин иде.
30 августта күпмилләтле Татарстан бар кешене берләштерә торган бәйрәм – Республика көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Татарстан - тынычлык һәм дуслык иле" исемле тематик чара үткәрде. Китапханәче балаларга республиканың бай тарихы, Татарстанның бөтен илгә данлыклы булган истәлекле урыннары, үз эшчәнлекләре белән туган җирләрен данлаган күренекле шәхесләре турында сөйләде.