Китапханәчеләр чараны һәр кешенең зарарлы гадәтләргә сәләте булуыннан башладылар. Кемгәдер алар зарарсыз тоела, ә икенчеләренең алар аркасында җитди проблемалары барлыкка килә. Балалар нәрсә ул гадәт, нинди гадәтләр начар булып санала, ә ниндиләре сәламәт булырга комачаулый икәнен белделәр. Әңгәмә барышында балалар начар гадәтләрнең барлыкка килү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Чара ахырында китапханәчеләр укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар һәм балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Баландыш төп мәктәбендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 3 укучыга тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырылды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Хуҗин Й.Р., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җаббарова Г.Н., сыйныф җитәкчесе Гыйлаҗова Э.Р., ата-аналар котлады. Бу көн укучылар күңелендә матур бер истәлек булып калсын иде. “Хәерле юллар, хыялларыгыз тормышка ашсын, укучылар!”
Үзәк бистәсенең мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалары белән ”Урманда нәрсә яши? Урманда нәрсә үсә?” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрделәр. Чара башында балаларга урманнарның безнең тормышыбда мөһимлеге турында искәртелде, урманда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре искә төшерелде. Аннан соң урманга һәм анда яшәүчеләргә багышланган уен программасы узды. Чара ахырында балаларның урман һәм урман җәнлекләрен кем яхшырак белүе турында йомгак ясалды.
Алар борынгы заманнарда, Рәсәйдә укый-яза белү барлыкка килгәнче үк килеп чыккан. Борынгы мәкальләр бүген дә – сөйләмдә дә, китапта да яши. Алар төрле хисләрне чагылдыралар, төрле кешеләрне тасвирлыйлар, мактыйлар һәм шелтәлиләр, ә иң мөһиме – өйрәтәләр. Шәтке авыл китапханәсендә 28 июнь көнне «Татар һәм рус халкының мәкальләре һәм әйтемнәре»д игән темага Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында балалар өчен мәгълүмати дәрес үткәрелде. Балалар табышмаклар чиштеләр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.
Россия истәлекле көннәр календаренда 29 июнь Партизаннар һәм яшерен оешмаларда катнашучылар көне буларак билгеләнгән. Әлеге мөһим истәлекле көн уңаеннан Шармыш авылы китапханәчесе укучыларны «Дорогами партизанской славы» дип исемләнгән тарихи экскурсиягә җыйды.
Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү бурычы зур әһәмияткә ия. Мәдәният учреждениеләре дә бу эшкә үз өлешләрен кертә. 25 июнь көнне Айдар авылы мәчетендә Россия халыклары мәдәни мирасы елы һәм Идел буе ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Әбием догалары” дип исемләнгән дога уку буенча бәйге узды. Ул балалар арасында әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, догалар өйрәнү, укуны популярлаштыруга һәм аларның белемнәрне камилләштерүгә юнәлдерелде. Конкурс төрле яшь категорияләре буенча үтте. Китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Ислам дине, тынычлык һәм игелек дине турында сөйләделәр, мәчет тарихы, михраб, мөнбәр төшенчәләре белән таныштырдылар. Балалар әлеге чарадан бик канәгать калдылар.
Яңа уеннар һәм күңел ачулар юллар белән дә бәйле.Шуңа күрә дә балаларның сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү-өлкәннәрнең төп бурычы.
Бүгенге көндә яшь буын әлеге чирнеӊ нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аӊлап үсәргә тиеш. Әлеге акция кысаларында үсеп килүче буында наркотикларга, зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән Иске Җөри авылы китапханәчеләре һәм авыл фельдшеры Давлетшина Р. сәламәт яшәү рәвеше турында Иске Җөри мәктәбе каршында эшләп килуче “Ак каен” хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар белән “Наркомания төпсез упкынга юл”дип исемләнгән әңгәмә сәгате үткәрделәр.
Без балаларыбызга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүе җәй көнендә уеннар аша дәвам итәбез.Аларнын юлларда игътибарлы булып, исән-имин йөруләрен телибез.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән табигать атналыгы уздырдык, төрле уеннар уйнадык,экскурсияләргә бардык. Балаларга табигать дөньясы белән танышу бик мавыктыргыч булды.