ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

   8 июнь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты  китапханә белән берлектэ “Наркомания һәм алкогализмга без каршы”дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Яшьләр  алкоголь, наркомания  кебек һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр турында искә төшерделәр.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Социаль хезмәткәр һөнәре – иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәркемнән фидакарьлек, сабырлык, түземлек һәм башка кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә үзен багышлауны таләп итә. Социаль хезмәткәрләрнең уникаль рухи сыйфатларын берни дә алыштыра алмый.

Ел саен 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич  Пушкинның туган көне,  ә бөтен дөньяда – Халыкара рус теле көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Сауш авыл китапханәсендә “Рус әдәбиятына нигез салучы” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны А.С. Пушкин тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара конкурс программасы белән дәвам итте, катнашучы балалар яраткан әкиятләре  буенча виртуаль сәяхәт ясадылар,  "Пушкин әкиятләрен беләсеңме?” дигән тема белән викторина сорауларына җавап бмрделәр. Чара шигырь укучылар конкурсы белән тәмамланды, анда балалар бөек рус шагыйре шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Бу бәйрәм җәмгыятькә Пушкинның Россия һәм тулаем дөнья мәдәнияте өчен иҗади мирасын аңлата. Ул дөнья мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләре белән генә чагыштырырлык яңа, классик сәнгатькә нигез салучы булды. Пушкин - Россия исеме, Россия горурлыгы. Бу дата уңаеннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре китап укучыларны Пушкин әкиятләренең тылсымлы дөньясына чакырдылар. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. А.С. Пушкинның әкиятләрен һәм әсәрләрен укуда актив катнаштылар. Китапханәче катнашучыларга бу бәйрәмнең барлыкка килүе турында сөйләде, бөек шагыйрьнең рус теле үсешенә керткән өлеше, аның Ватанга һәм үз халкына булган мәхәббәте турында сөйләде.

8 июньдә "Акчарлак" лагеренда "Күңелле стартлар" узды. Һәр этапта көрәш белән яуланды. Балалар йөгерүдә, сикерүдә, туп белән узышуда үзләренең көчләрен сынады. Һәрвакыттагыча, ярышларда дуслык җиңде. 

Безнең балалар бакчасы да шундый истәлекле көнне игътибарсыз калдырмады. Тәрбияләнүчеләр рус шагыйре иҗаты белән таныштылар, тәрбиячеләр белән берлектә китаплар карадылар, искиткеч шигырьләр һәм могҗизалы әкиятләр укыдылар һәм искә төшерделәр, «Балыкчы һәм балык турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият»ләре буенча рәсемнәр ясадылар.

Олы Мишә урта мәктәбе базасында эшләп килүче "Ак каен" лагереның 7нче көне. Бүгенге көн "Театр һәм музыка" темасына багышланды. Балаларнын яраткан мультфильмнарыннан "Көйне таны" уены оештырылды. Укучылар караокега кушылып жырладылар, төрле музыкаль уеннар уйнадылар

07 июнь көнне Биектау шәһәрендә 2005-2006 елларда туган футболчылар командасы өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов И.К. җитәкчелегендә «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 3 турында катнашты

Россиядә әлеге көн экологлар бәйрәме буларак та үзенчәлекле. Бу бәйрәмнең төп максаты - әйләнә-тирә мөхитне саклау хакына һәм кешелек дөньясы исән калсын өчен табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру.

"Кояш нурларыннан ничек сакланырга", "Эссе какканда беренче ярдәм күрсәтү" темаларына әңгәмә уткәрелде. "Начар гадәтләрдән саклан!" рәсем конкурсы оештырылды. Укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнарга да өлгерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International