Без - мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре, атлар җигеп, 4 июнь көнне Сабантуй бәйрәме өчен бирнә җыйдык. Бу традиция буыннан - буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Традиция буенча, бүләк сыйфатында яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, ә яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бүләк иттеләр. Бу чара күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бирнә җыючыларны киң күңелле авылдашларыбыз милли ризыклар һәм самавыр чәе белән сыйладылар.
4 июньдә Шармыш авыл китапханәсенең яшь укучылары өчен куркынычсызлык һәм балигъ булмаган балалар хокуклары буенча «Маленький человек – большие права» дип исемләнгән юридик белем сәгате үткәрелде.
Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Шәтке авылында да 3 июнь көнне сөлге җыюны оештырдылар. Әлеге чарада без, мәдәният хезмәткәрләре, дә катнаштык. Гел шулай матур гадәтләребезне югалтмыйча саклый алсак иде.
5 июнь көнне Байлар Сабасында өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Р.Г. һәм Вафин И. И. җитәкчелегендә 2011-2012 елгы футболчылар командасы «С дивизионы» футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 3 турында катнашты.
3 июнь көнне Байлар Сабасында өстәмә белем бирү педагогы Хәбирова Р.Г. җитәкчелегендә 2009-2010 елларда туган футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 2 турында катнашты.
Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, кызыклы һәм күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, балалар да бик кәнәгать калдылар.
Бүген " Ак каен" лагерьның 5 нче көне. Укучылар табигатьтә экскурсиядә булдылар. Экскурсия вакытында "Табигатькә сакчыл караш" темасы буенча әнгәмә үткәрелде. Укучылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
2 июнь көнне Теләче мәйданында 2005 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 10 егетләр, 8 кызлар командасы катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Бүген "Ак каен" легареның 2нче көне. Укучылар табигатькә экскурсия ясадылар, чишмә янында булдылар, аны чуп-чарлардан арындырдылар.
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Шул уңайдан 2 нче июнь көнне Баландыш авылының ял паркында мәдәният,мәктәп,балалар бакчасы хезмәткәрләре тырышлыгы нәтиҗәсендә “Әкияти балачак илендә”дигән бәйрәм чарасы уздырылды.Балаларны тәбрикләргә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов , “Наз” хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сайфетдинова да килде.