2022 нче елның 5 нче маеннан 17 нче маена кадәр Теләче районы территориясендә төп гомуми белем һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм үткәрү сыйфатын күтәрү максатыннан, 2022 нче елда Теләче урта мәктәбе базасында ППЭ хезмәткәрләре өчен укыту семинарлары үткәрелде.
26 май көнне химия һәм биология укытучыларының « Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып, биологик белем бирү эчтәлегендәге төп үзгәрешләр» дигән темага РМО утырышы булып узды. Утырыш барышында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең биология укытучысы Әскәрова Ф.Г. «Укытучы эшендә ФГОС таләпләрен тормышка ашыру» темасына чыгыш ясады. Соңыннан методист Сәхабиева Г.М. уку елына йомгак ясады.
24 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган азык эзерлэу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы-ул мәдәният йортларында халык иҗатын үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар уздыру өчен яхшы сәбәп. 25 май көнне Айдар авыл мәдәният йортында фольклор сәнгатенә багышланган чара үткәрелде. Чара онлайн-форматта оештырылды. Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Балкыш" фольклор коллективы " Чабталы уен" фольклор йоласын тәкъдим итте.
Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле. Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-берсе тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. 27 май көнне Караширмә авылы клубы берләшмәгә йөрүче балалар белән китапханәләр көне уңаеннан Теләченең үзәк китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Китапларның күп булуы аларда кызыксыну уятты. Китапларның бер серле дөнья икәненә төшенделәр
24 май көнне Филармония концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның Мастер-классы узды. Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле тамашачыларга эшне оештыру, чыгышларга әзерлек серләрен ачты, коллективның эшләү принципларын күрсәтте, соңыннан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов залдан бирелгән барлык сорауларга да җавап бирде. Мастер-класста Теләче районы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты
Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сезне Россия эшкуарлары көне белән чын күңелдән котлыйм!
Әлеге бәйрәм-үз эшләрен оештыра һәм үстерә алучы, инициативалы, актив һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Районыбызның үсеше өчен үз тәҗрибәсен һәм иҗади ресурсын кулланучы, яңа эш урыннары булдыручы, эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә.
Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган азык эзерлэу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.