ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

25 май көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. көндезге төркемдә социаль хезмәт алучылар белән  Теләче музеенда кунакта булдылар.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

25 май көнне Теләче балалар китапханәсендә «В каждой избушке – свои игрушки» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты - китапханәдән файдаланучыларны халкыбызның бай мәдәни мирасына тарту, аның тормышы һәм көнкүреше белән таныштыру иде.

Бүген Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмасы вәкилләре безнең мәктәп укучылары белән очрашты. Алар укучыларга әлеге акциядә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары арасында 2 нче һәм 3 нче урыннарны яулаган Җәләлиев Муса һәм Җәббарова Фәридәне бүләкләделәр.

2022 елнын 23 маеннан 2022 елнын 10 июненә кадәр балалар ялы, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр бирү буенча «кайнар линия» эшли башлый. 


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

8 команда катнашачак Әлеге Лига сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сарман районына каршы уйнаучы "Теләче корыч профильләре" командасына зур уңышлар телибез!

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең команда Сарман районы командасын 3:0 исәбе белән җиңде

Балаларда уңай характер, әти-әниләргә, өлкәннәргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Әдәпле һәм рәхмәтле була беләсеңме?” дип исемләнгән  викторина үткәрелде. Китапханәче балаларны сөйләм әдәбе кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук бу чарада әдәплелеккә багышланган мәсьәләләр чишелде.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез”, – дигән. Ә күркәм тәрбия бирү дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан, туган телгә өйрәтүдән башлана. 20 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре таҗик милләте, аларның гореф-гадәтләре, балаларга күркәм тәрбия бирү серләре белән танышу максатыннан Муратовлар гаиләсе белән очрашты.

Бүген ​ районыбызның "Батыр" спорт комплексында, мөселманнар арасында, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Теләче мөхтәсибәте призына футбол ярышы бара.

Шул уңайдан 18 май көнне Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Әби-бабаларыбызның йолаларын саклый белик” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Укучыларның күбесе гаиләдә әби-бабайлары белән бергә яши. Мондый гаиләдә тәртип,өлкәннәргә карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләнә; халкыбызның онытылып бара торган гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәсе сакланып, буыннан-буынга күчеп бара.

Скульптура, рәсем сәнгате, көнкүреш һәм интерьер әйберләре, китаплар, тәңкәләр, табигый тарих һәйкәлләре коллекцияләре – ул күпгасырлык мирас, аның кыйммәте елдан-ел арта бара.  Музейга килгән һәр кеше үткән тарихын барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый, киләчәк турында уйлана. Музей хезмәткәрләре көне уңаеннан, Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүчеләр белән районның  туган якны өйрәнү музеенда йон эрләү буенча мастер-класс үткәрде. Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, аларны тагын да арттыру буенча максатчан эш алып баручы музей хезмәткәрләре музей белән якыннан таныштырып экскурсия ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International