ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Шул уңайдан бүген, 19 май көнне, Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбендә “Галстуклы еллар –күңел хатирәсе”дип исемләнгән чара узды. Укучылар кызыл галстуклар бәйләп,кызыл пилоткалар киеп пионер җырларын, пионер маршларын башкардылар. Бәйрәмдә һәркем яшьлеген искә алды.

19 май көнне "Дулкын" йөзү бассейнында 2007-2014 нче елгы малайлар, 2008-2014 нче елгы кызлар арасында Борһановлар гаиләсе призына йөзү буенча район беренчелеге узды. Ярышларда спорт мәктәбенә йөреп, тренерлар Әхтәмов Р.Н. һәм Заһидуллин Б.Х. кулы астында шөгыльләнүче яшь спортсменнар катнашты. Үзләренең яшь аралыкларында һәм төрле дистанцияләрдә чыгыш ясап, барлык йөзүчеләребез дә бик матур ярыш күрсәттеләр. Призлы урыннар яулаган балалар медаль, грамоталарга ия булдылар. 

Шунлыктан без үзебезнең балалар бакчасында даими рәвештә әнгәмәләр,белгечләр белән очрашулар үткәрәбез. Бүген,безнең Лесной балалар бакчасында “Җәйге чордагы янгын куркынычсызлыгы” дигән темага әңгәмә булды. Иң беренче янгынны булдырмау өчен бөтен таләпләрне төгәл үтәргә кирәклеге турында тәрбияче сөйләде. Шулай ук Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнең өлкән инспекторы  Хакимуллин Л.М.та балалар белән кызыклы әңгәмә уздырды.

Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә тернәкләндерү чаралары кысаларында «Бармаклар өчен гимнастика» технологиясе буенча актив эш алып барыла. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән вак моториканы үстерергә ярдәм итүче төрле күнегүләр үткәрәләр. Шөгыльләнүләр вакытында ком, карандашлар, төрле ярмалар кебек кул астында булган предметлар кулланыла. Шулай ук пластилиннан әвәләп ясау һәм рәсем ясау белән дә теләп шөгыльләнәләр. Социаль хезмәттән файдаланучылар аеруча кызыксыну белән мозаика һәм пазллар җыялар. Мондый тернәкләндерү күнегүләре нәтиҗәсендә өлкән кешеләрнең кул бармакларының хәрәкәтчәнлеге арта, фикерләү сәләте, игътибарлылыклары һәм хәтерләре яхшыра; кәефләре уңай якка үзгәрү күзәтелә.

Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче Рафикова С. «Көмеш кыңгырау» – республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасы игълан иткән милли кием флешмобында катнашты.

Арадаш аттестация- укучыларның уку елы буена фәннәр буенча  уку материалын ничек үзләштерүләрен тикшерү ысулы ул. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә арадаш аттестация  6 майда башланды. Бу көннәрдә укучылар контроль эшләр, тест биремнәре, текст өстендә эшлиләр . Аларга уңышлар телибез!

16 майдан 20 майга кадәр Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары ТИН укытучысы җитәкчелегендә хәрби хезмәт нигезләре буенча уку-кыр җыеннарында катнашалар. Җыеннар вакытында булачак Ватанны саклаучылар бик бай физик, тактик һәм строй әзерлеге программасын узалар, хәрби хезмәт нигезләре буенча теоретик һәм гамәли белемнәр алалар. Аларга уңышлар телибез.

Үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Шул уңайдан, район мәдәният йортында узган “Буыннар эстафетасы” дип исемләнгән балалар сәнгать фестивалендә Баландыш төп мәктәбе активистлары да катнашып кайттылар. Җитәкчеләре Мубаракшина Фәнүсә Габделбәр кызы.

Бүген Теләче мәдәният йортында Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган "Буыннар эстафетасы" фестивале булып узды. Бүген үткән заман атмосферасына чумып, кызыл галстуклар тагарга, барабан сугарга, быргы яңгыратырга, пионер җырларын җырлап биюләрне башкарырга мөмкинчелек туды. Бу фестивальдә Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты һәм алар буыннар арасында дәвамчанлык барлыгын исбатладылар.

Фестивальдә белем бирү учреждениеләреннән 320 дән артык укучы катнашты. Әлеге фестивальнең максаты-укучыларда балалар хәрәкәте тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International