Балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең төп бурычларының берсе. Югары Кибәхуҗа мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемендә балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче чаралар үткәрелә.Менә бүген дә балалар белән “ Ни өчен? Нәрсәгә? Ничек?” дип исемләнгән күңелле уен-викторина булып узды.Балалар пазллар җыйдылар, табышмакларга җавап бирделәр, эстафетада катнаштылар.
Бу көнне киң җәмәгатьчелек игътибары авыр тормыш хәлендә булган балаларны яклау һәм аларга ярдәм итү чараларын көчәйтү зарурлыгына җәлеп ителгән.
Балалар – безнең киләчәгебез.Шуңа эшчәнлекне без балаларны тәрбияләүдән һәм сәламәтлекне ныгытудан башларга тиеш. Балалар белән тәрбияче сәламәтлекне ныгыту буенча төрле темаларга әңгәмәләр уздыра.
15 май көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Ахирәтләр мәҗлесе”, “Ак калфак” берләшмәләре кысаларында татар халкының онытыла барган көнкүреш йоласы “Кич утыру” күренеше үткәрде. Кичә башында халкыбызның милли йолалары, гореф - гадәтләре турында сөйләнде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш”, ”Орчык тәгәрәтеш”, “Наза”, ”Түгәрәк” уеннары уйналды. Элеккеге җырларны җырлап, кул эшләре эшләп, берләшмә әгъзалары күңел ачтылар, яшьлек елларые исләренә төшерделр.
15 майда Казан шәһәрендә «Балачак» II Халыкара яшь талантлар вокаль конкурс-фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. «Балачак» фестивале «Туган авылым» Милли комплексы ярдәме белән «Игелек янәшә» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.
Агымдагы елнын 25 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. Техник карауга килучелэр курсэткече, техникасы булган шэхеслэр санын уртача 65-70% тын тэшкил итэ.
Гаилә - кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә көненә карата “Китаплы гаилә - татулыгы белән көчле” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Чара барышында гаиләләрдә килеп чыга торган ситуацияләрне чишү юллары табылды. З.Шәфигыйнең “Гаилә серләре” дигән китабына күзәтү ясалды.
Россия Милли гвардиясенең Татарстан Республикасы буенча гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау идарәсе филиалы, Теләче районы буенча Эчке эшләр бүлеге вәкилләре һәм «Теләче «спорт мәктәбе» һәм «Юность «спорт мәктәбе»коллективлары катнашында.
Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы полиция капитаны Назиров Р.Х. балалар бакчасына чираттагы тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген искә төшерер өчен килде. Чара барышында балалар инспектор белән берлектә светофор һәм юл билгеләре сигналларының әһәмиятен ныгыттылар. Балалар юл хәрәкәтен көйләүчеләр ролендә, уен формасында булдылар, практикада юл йөрү өлеше аша чыгу кагыйдәләрен искә төшерделәр.Юл билгеләрен кабатладылар.
Хезмәт ветераннары Нурия Зәйнетдинова һәм Гәүхәрия Шигапова катнашында 2 алмагач, 4 миләш, 5 чия утыртылды.
Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет гражданы истәлегенә 27 миллион агач утырту.