ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

26 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Чернобыль авариясенә багышланган дәрес үткәрелде. Аның максаты - экологик катастрофаның кешеклек дөньясына никадәр куркыныч тудырганын аңлату, укучыларда патриотизм хисе тәрбияләү, ликвидаторларның батырлыгын мәңгеләштерү. Балалар әлеге катастрофаның масштабларын күз алдына китерделәр, башка андый хаталарны ясамаска кирәклеген аңладылар. 

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Г.Тукайның туган көнендә "Зирәкләр һәм тапкырлар" интеллектуаль уены үткәрелде. Аның максаты - Г.Тукайның томыш юлына һәм иҗатына укучыларны тарту. Уенда 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Кыска гына вакыт эчендә Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Туган тел укытучысы Гатауллина Д.Г. фикеренчә, укучылар куелган мәсьәләләрне чиштеләр. Чара барышында укучылар белемнәрен тирәнәйттеләр, классик шагыйрь турында өстәмә мәгълүмат алдылар. 

26 апрель көнне Балыклы башлангыч мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган бәйрәм үткәрелде. Чарада без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. «Тукай әсәрен иллюстрацияләр буенча тап» дигән викторина үткәрдек. Балалар сорауларга җавап бирделәр, бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Чара барышында балалар Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте мотивлары буенча ясалган мультфильм карадылар һәм «Тукай иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Ә соңыннан балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын башкардылар.

26 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең “Туган як серләре” түгәрәге укучысы Зәйнетдинова Айсылу Х., өстәмә белем бирү педагогы Рахматуллина Н.В. җитәкчелегендә, Нәби Дәүли исемендәге IX ачык фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып беренче урынга лаек булды. Конференция Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә узды.  Айсылуны шушы җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.

 26 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.

26 нчы апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “ Язлар безгә Тукай белән килә” дип аталучы әдәби сәгатьтә катнаштылар. Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәне авыл китапханәсе җитәкчесе Газизова Р.Ш. уздырды. Китапханәдә укучылар бөек шагыйребез иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кичәне”Туган тел” җыры белән йомгакладык.

Тукай әсәрләре белән һәркемнең теле ачыла,  әкиятләр аңларлык вакыт җиткәч ул күңелләргә керә. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр аның шулай булуын яхшы аңлый. Шуны исәптә тотып бөек шагыйребез иҗатын ел дәвамында балаларга өйрәтергә тырышабыз. Ә инде апрель аена кергәч, Тукай шигырьләре, әкиятләре балалар бакчасында һәр көн яңгырап тора. Бакчабызның һәр төркеме бер әкият сәхнәләштерде, шагыйрьнең  шигырьләрен яттан сөйләде бәйрәмгә килгән әкият геройлары милли уеннар үткәрде. Ә тәрбиячеләр Габдулла Тукайның  “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштерде. Бәйрәм кичәсе  Г. Тукай сүзләренә халык иҗат иткән «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Атна дәвамында Тукаебызга багышланган мәдәни чаралар бакчабызда дәвам итәчәк.

Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 26 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Г.Тукайның туган көненә багышлап, “Син Тукайны беләсеңме?” исемле тамчы-шоу үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлын, шигырьләрен искә төшереп, көч сынаштылар.

24 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективының кече, урта, өлкән яшь төркемнәре XIII Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты  фестивалендә катнаштылар. Эстрада бию, балалар биюе һәм тематик бию номинацияләрендә 1-2 дәрәҗә лауреат булдылар.

Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын искә алып “Ислам дине – яшәү үрнәге” дип аталган әдәби чәйханәгә, үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче җирле үзидарә хезмәткәрләрен чакырып бәйрәм белән котлады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International