Әлеге чарада Иске Җөри балалар бакчасы балалары катнашты . Балалар тәрбияче Галиуллина А. Н.һәм музыка җитәкчесе Зарипова Г. Х. белән Габдулла Тукайның әкиятләрен һәм шигырьләрен искә төшерделәр. Бу бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр , җырлар җырладылар, алар әзерләгән әкиятләрдән инсценировка күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну һәм шатлык белән әлеге тематик чарада катнаштылар.
Бу бәйрәм Г.Тукайның туган көнендә уза.Туган тел- буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр. Бүген безнең балалар баксачында да туган тел бәйрәме- шигырь бәйрәме үткәрелде. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, тәрбияче әкиятләрен укыды, балаларның әти-әниләре белән эшләгән Тукай әсәрләре буенча ясалган рәсемнәргә йомгак ясалды. Иң ахырдан Туган тел җырын җырладылар.
Безнең балалар бакчасында бүген «Экологлар көне»дигән чара узды. Чара барышында балаларга тәрбиячеләр әйләнә-тирә табигать турында сөйләделәр, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге белән таныштырдылар, табигатьнең кабатланмаслыгын, бөеклеген, көчен һәм матурлыгын күрсәттеләр.
Шушы уңайдан Максабаш башлангыч мәктәбендә 25 енче апрель көнне “Тукай әкиятләренә сәяхәт” исемле Габдулла Тукайны искә алу бәйрәме үтте. Бәйрәм барышында укучылар шагырьнең шигырьләрен сөйләделәр.Укучылар һәм укытучылар “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм ахырыда Тукаебызның “Туган тел” җырын бергәләп башкарып киттеләр. Алга таба да мондый шәхесләребез онытылмасын, балаларыбыз алар белән таныш булып, горурланып үссеннәр!
Бакчабызда Г.Тукай туган көненә багышланган “И туган тел ,и матур тел” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Бәйрәмдә барлык балалар да катнашты. Балаларны Г.Тукай әкияте геройлары Кәҗә белән сарык, Шүрәле,Былтыр, Су анасы шатландырды.Балалар да әкият геройларына шигырләр сөйләп,җырлар җырлап, әкиятләр сәхнәләштереп күрсәттеләр.
26 апрель көнне шагыйрь, Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан без, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче балалар белән Габдулла Тукайның тормыш юлы,иҗады белән таныштык. Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен, әкиятләрен укыдык, кайберләрен яттан да өйрәндек. Аннан соң барыбыз бергә Г. Тукайның "Туган тел" җырын җырладык.
Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 еллыгына багышлап, 23 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ишеттем мин кичә, берәү жырлый” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Бу чарага “И, мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син бик аз” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗаты белән якыннан танышырга мөмкин иде. Г.Тукайның тормыш юлы турында презентация күрсәтелде. Укучылар “Туган авыл”, “Кызыклы шәкерт”, “Сабыйга”, “Бәхетле бала” исемле шигырьләрен сөйләделәр. “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән викторинада актив катнаштылар. Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын тыңлау белән тәмамланды.
Язгы игелек атнасы – ул безнең илдә ел саен үткәрелә торган акция үткәрелә. Бу көннәрдә барлык учреждениеләр һәм оешмалар төрле чаралар оештыралар.
В ходе мероприятия дети читали стихи о природе,находили ответы на загадки. Затем разделились на 2 команды и соревновались.Мероприятие было очень интересным и полезным для детей.
Бу көн - планетабызның барлык халкына табигатькә сакчыл карарга кирәклеге турында искәртү. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә укучыларның экологик белемнәрен тулыландыру, табигатькә мәһәббәт тәрбияләү уңаеннан "Җиребез - туган өебез" дип исемләнгән экология сәгате үткәрелде. “Безнең йорт – Җир планетасы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә галактик далалар буйлап сәяхәт кылырга, җиребезне әйләнә-тирәдәге планеталар белән танышырга, табигать тормышыннан гаҗәеп фактлар белән танышырга мөмкин булган китаплар урын алды.