22 апрель көнне Алан авыл китапханәсендә, "Укучылар өчен мәдәният" проекты кысаларында, "Сүз-могҗиза, сүз-иң дәү корал"дип исемләнгән әдәплелек сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты: балаларга әдәплелек кагыйдәләрен өйрәтү. Китапханәче балаларны әдәплелек төшенчәсе һәм аның әһәмияте белән таныштырды. Танып-белү әңгәмәсеннән соң, яшь китап укучылар белән “Әдәплелек нәрсә ул?" дигән темага хикәяләр уку оештырылды. Әсәрдәге геройлар алдына килеп туган кыенлыкларны чишү юлларын да бергәләп эзләнде. Чара укучыларга ошады, алар уеннарда актив катнаштылар, тематик китап күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар.
Бөек Ватан сугышы - рус халкы өлешенә төшкән авыр сынау. Аның авырлыклары һәм кан коюы кешеләр аңында зур эз калдырган.Сугыш миллионлаган гомерләрне өзде, миллионлаган талантларны һәлак итте, миллионлаган кеше язмышларын җимерде. Сугыш ...Беркемне дә аямаган сугыш... Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләде
Чит телдә белем бирүнең сыйфатын,инглиз телен белү дәрәҗәсен арттыру,укучыларның һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чит телләрдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан, инглиз телендә район иҗади конкурсы үткәрелде. Бу конкурста Баландыш төп мәктәбе укучылары да актив катнашты.
Россия Федерациясе Флагы күтәрелү күп кенә уку йортларының традициясе булып тора, бу укучыларда патриотизм хисен формалаштыруга ярдәм итә. Бу традиция барлык гомуми белем бирү оешмаларында 2022 елның 1 сентябреннән алып барылачак.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Россия, Татарстан флагларын күтәреп беренче линейка үткәрелде. Чарада Россия һәм Татарстан гимннары тыңланылды. Яңалыкны һәркем уңай кабул итте. Мәктәптә башка линейкалар да шушы форматта үтәчәк, аларда уңышка ирешкән укучыларны котлаячаклар, эш планнары белән таныштырачаклар.
25 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында дәүләт флагларын күтәрүгә багышланган линейка үткәрелде. Укучылар мәктәп линейкасына дәүләт флаглары астына тезелделәр. Күмәк рәвештә дәүләт гимннарын башкардылар. Линейка патриотик рухта узды.
Үткәрелгән чара аша балаларда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга, аның иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан, 25 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Көйне таны” уены үткәрелде. Укучылар Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны танып, исемнәрен атадылар. Әлеге уенда “Алга” командасы җиңү яулады.
22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар беренче тапкыр рус телендә “Заюшкина избушка” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
22 апрель көнне Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләре, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары белән берлектә, Халыкара Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан, "Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне" акциясенә кушылдылар. Бу акция кысаларында катнашучылар "Билгесез солдат" һәйкәле территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр, Балалар узган елгы яфраклардан һәйкәл территориясен чистарттылар, иске ботакларны җыештырдылар.
Г.Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның буыннан буынга күчкән иҗади мирасы балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияли, тир түгелгән хезмәтне, сабырлыкны бәяләргә өйрәтә. Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала тирә – юньне танып белергә өйрәнә.