24 апрель көнне «Теләче-Арена» боз сараенда 2021-2022 елгы сезонның ир-ат командалары арасында «Теләче хоккей лигасы Кубогы " на финал уеннары булып узды. Сезон эчендә барлыгы 8 команда катнашында 116 уен үткәрелде.
Районыбыздагы һәр мәктәп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тырыша. Бу юнәлештә иң төп шарт булып мәктәп территориясен койма белән уратып алу тора. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә койма һәрвакыт булды, вакыт узган саен алар туза торды. Бүген ир-ат укытучыларыбыз мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин җитәкчелегендә иске коймаларны сүтеп алды һәм аның урынына яңаларын куя башлады. Койма тоту әлегә төгәлләнмәсә дә, эшләнгән эш күзләрне иркәли.
2022 нче елның 23 нче апрелендә Баландыш төр гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәп территориясендә чисталык һәм тәртип урнаштыру максатыннан , Экояз акциясе кысаларында, өмә үткәрелде.Мәктәп янындагы карлар таратылды, чүп-чар җыелды,асфальт юллар себерелде.
2022 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында булган коточкыч авариягә 36 ел.
Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә апрель өмәләре дәвам итә. Бу атнада 6-11 сыйныф укучылары авыл уртасындагы яу кырында башларын салган авылдашлар өчен куелган обелиск территориясен чистарттылар. Балалар кипкән үлән, корган ботакларны җыеп алдылар. Әлеге чарада мәктәп укучылары даими катнаша. Ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә мондый өмәләрнең әһәмияте чиксез.
23нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукай шигырьләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар. Әлеге мультфильмнар укучыларда табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш кебек сыйфатлар тәрбияли,шулай ук хезмәткә һәм белемгә омтылыш уята.
Припять шәһәре янында урнашкан Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогы реакторы җимерелә. Ул шартлаткыч характерда була, реактор тулысынча сафтан чыга, ә әйләнә-тирә мохиткә бик күп радиоактив матдәләр тарала. Авария атом энергетикасы тарихында һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр саны , икътисади яктан да иң күп зыян салучы буларак бәяләнә .
22 апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары белән «География фәнен яхшы белучеләр» интеллектуаль-танып белу уены үткәрелде. Чара гомуми эрудициягә, 5-7 класс курсы программасына, игътибарлылыкка нигезләнеп төзелгән иде. Укучылар сорауларга актив жавап бирделәр. Балалар география фәненең кызыклы, тормышта кирәкле булуына кабат тошенделәр.
Әлеге бәйрәмгә 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә нигез салына, һәм ул 2010 елдан башлап, 22 апрель көнне билгеләп үтелә башлый. Россиядә бу көн 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Шушы максаттан һәм география атналыгы кысаларында бүген Иске Җөри урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары тәрбияви чара үткәрделәр. Бәйрәмнең төп максаты экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатудан гыйбарәт иде. Ахырда күләмле кул эш башкардылар.
22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында «Үз телемдә шигырь сөйлим» исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Яратабыз сине, Тукай!" һәм "Шигырьләр бәйләме" номинацияләрендә көч сынаштылар.