ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

21 нче март көнне 8 нче сыйныф укучысы Вахитов Илназ ( җитәкчесе:  Вахитова А. С.) "Пушкин укулары» дип исемләнгән Бөтенроссия ачык иҗади конкурста призер булды. Конкурс  Яр Чаллы шәһәрендә үтте.

Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Ә сулыклар - барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны ул. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Укучыларда су турындагы белемнәрне арттыру, суның әһәмиятен һәм кулланылышын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү уңаеннан 19 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  “Сихри су көне” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Укучылар бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналганын һәм көчле энергиягә ия булуын белделәр. Су начарны да, яхшыны да үзенә сеңдерә. Шул исәптән катнашучыларга суга үзләренең яхшы теләкләрен белдерергә һәм аны эчәргә тәкъдим ителде.

2022 нче елның 21 нче мартыннан 22 нче мартына кадәр Кукмара бистәсендә өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының зона этабында катнашты. Команда составы: Яхин Ислам, Ибраһимов Делюс, Антонов Альмир, Исмәйылов Самир, Зәйнетдинов Альмир, Зәйниев Риназ, Фатыйхов Руслан, Курнаев Рафаэль, Кәримов Ранил.  Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 3 нче урынны яуладылар. 

Аны бик борынгы заманнардан ук билгеләп үтәләр, кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме булып тора. Шул уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре  «Нәүрүз бәйрәме килә - яз елмая» исемле бәйрәм чарасы оештырды. Халык сәнгате һәм Россия халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан катнашучылар милли йолаларны яңарттылар, ата-бабаларыбыз бәйрәмнәре, аның тарихы һәм халык тормышында әһәмияте белән таныштылар.  Төрле кызыклы уеннардан торган бәйрәм чарасы кайнар коймак, тәмле чәй һәм ботка белән сыйлану белән тәмамланды.

24 нче март көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унсигезенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

14 нче марттан 19 мартка кадәр  мәктәптә "Башлангыч сыйныфлар атналыгы" үтә. 17 март көнне шушы атналык кысаларында башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Алар өчен "Экология в произведениях русских поэтов и писателей"  дигән темага  сыйныфтан тыш чара үткәрде. Китапханә мөдире укучылар белән "Экология һәм мин" дигән темага рәсем конкурсы да үткәрде. Шулай ук  китапның һәрчак яхшыга гына өйрәтүен һәм белемле, әдәпле, акыллы киңәш бирүен, хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итүен, туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтүен сөйләде. Китапларны саклап тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.

Иске Җөри мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән "Китап уку, үзе бер байлык " дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде

22 мартта Иске Җөри мәдәният йорты  хезмәткәрләре  "Мин дөньяны башкача күрәм" дигән тема астында укучыларны картиналар күргәзмәсе белән таныштырдылар.

23 март көнне Иске Җөри мәдәният йортында "Гармун безне яшәртә" дигән дивиз белән гармунчылар очрашты, моңлы көйләр яңгырады.

Балаларны милли-мәдәни рухта тәрбияләгәндә татар халкының электән килгән гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы югары әхлаклы,һәрьяклап үсеш алган,иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан чыгып, без, Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар белән "Халкым йолалары" дип исемләнгән әңгәмә уткәрде. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International