ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Авыл җирлекләре территориясендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре республикакүләм конкурсына нәтиҗә ясалып җинүчеләр билгеләнде

Авыл җирлекләре территориясендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләре арасында республикакүләм конкурска нәтиҗә ясалды

11 март көнне Айдар авыл мәдәният йорты фойесында  "Татар биюе"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде


11
март, 2022 ел
җомга

11 март көнне 2004 елгы һәм аннан да кечерәк кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 7 команда катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

10 нчы март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 1-11 нче сыйныф укучылары белән ИТ өлкәсендәге заманча казанышлар, кеше алдында ачыла торган заманча мөмкинлекләр турында фикер алыштык. Балаларга ИТ-технологияләрне, компьютер грамоталылыгын белү кирәклеге турында аңлаттык. Заманча һөнәрләр турында сөйләштек. 8-11 нче сыйныф укучылары агитацион роликлар да карадылар.

9 март көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Хатын-кызлар табыннарының бизәге, җирдә булган бөтен ямьнең үзәге" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Әлеге чарага уллары Россия армиясе сафларында хезмәт итүче егетләрнең әниләре һәм «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүче ханымнар чакырылган иде. Чәй табыны янында оештырылган бәйрәмдә Юныс Әхмәтҗановның  “Татар халык ашлары” китабына күзәтү үткәрелде. Чакырылган кунаклар китаптагы рецеплар, файдалы киңәшләр белән таныштылар.

11 март көнне Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең спартакиадасын исәпкә алып (3 төркем) чаңгы ярышлары узды. Ярышлар йомгаклары буенча Теләче районы командасы 2 урынны яулады.

11 март көнне Теләче  урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар  конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста    21 укучы көч сынашты.

Март ае танылган якташ язучыларыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нурислам Хәсәнов, Сәйдә Зыялы, Рашат Низамиларның  туган көннәре белән истәлекле. Әлеге уңайдан 10 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Якташларыбыз иҗаты” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.  Сәүдә үзәгендәге китап укучыларга язучыларның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып, әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Якташларыбыз үзләренең иҗатлары аша  туган телебезне, туган җиребезне,  халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итәргә өйрәтә.

2022 нче елның 10 нчы мартында Теләче муниципаль районының 11 нче сыйныф укучылары БДИ тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International