ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Квалифицированная электронная подпись имеет широкий спектр применения:

- используется на всех электронных площадках и в сервисах;

- при  взаимодействии с налоговыми органами в электронном виде, например, при представлении налоговых деклараций через сервис «Предоставление налоговой и бухгалтерской отчетности в электронной форме».

                                                                       


15
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Алан авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә, авылыбызның студентлары һәм өлкән сыйныф укучылары арасында КВН ярышлары үткәрелде. Һәр ике команда  зур тырышлык күрсәтеп, алты турда  көч сынаштылар. Бу чара яшьләр өчен  чын-чынлап иҗади һәм танып-белү чарасы булды.


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

12 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Язмышларда Әфган иле яши» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Алып баручылар үз Ватанының чит илләрендә интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән совет егетләренең батырлыгы турында сөйләделәр. Балалар Әфган сугышы турында презентация карадылар. Чара ахырында балаларның йөзләренә сугышчы-интернационалистларның батырлыгы аларны битараф калдырмады һәм аларның йөрәкләрендә олы хөрмәт уятты.

13нче февраль көнне Баландыш авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, татар халкының борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен барлау һәм искә алу максаты белән "Бүген бездә аулак өй" исеме астында кич утыру күренеше оештырылды. Чара җырлар, табышмак һәм такмаклар әйтү, мәзәкләр сөйләү, биюләр, татар халык уеннары белән үрелеп барды. 

Сауш  авылы мәдәният йортында , «туган якны өйрәну» берләшмәсенә йөрүчеләр  белән «Кышкы табигать» дип аталган онлайн фотоконкурс уткәрелде.Балалар узләренең фотолары турында фикерләр алыштылар. Төшерү техникасы турында сөйләштеләр. Иң матур фото сайланды  -Рахматуллин Сәйдәшкә истәлекле буләк тапшырылды. 

13 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында  " Серле очрашу"  дип исемләнгән квест- уен оештырылды.Чарада катнашучы яшьләр  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук Изге Вәли турында матур риваять һәм танылган кешеләрнең романтик мәхәббәт тарихы турында ишеттеләр. Чара кунаклары күңелле квест-уеннарда һәм күңел ачу конкурсларында катнаштылар, мәхәббәт турында мәкальләр искә төшерделәр. Иң актив катнашучылар романтик бүләкләр - йөрәкләргә ия булды.

     Кышкы табигатьне күзәтү һәм  сәламәтлекне ныгыту максатыннан, бүген Баландыш төп мәктәбе укучылары  сыйныф җитәкчеләре белән берлектә саф һавада булдылар.  Укучылар чана шудылар,  чаңгыда йөрделәр.   Саф һавада төрле уеннар уйнап, сәламәтлекләрен ныгыттылар.

 

Атна дәвамында күпләп яуган кар Теләче районының "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре өчен шактый мәшәкатьләр тудырды.

   10 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Алар онытылырга тиеш түгел» дип исемләнгән кычкырып китап уку сәгате үткәрелде.

Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм яшерен эш алып баручыларның батырлыгына багышланды. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә без балаларны илебезнең героик үткәне мисалында тарихи - патриотик рухта тәрбияләргә тырышабыз, күренекле разведчиклар һәм партизаннарның тормыш юлы белән таныштырып, төрле яшьтәге китап укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International