ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2025 ел
сишәмбе

8 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гаиләне берләштерергә китаплар зирәклеге ярдәм итәчәк» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда бәхетле гаилә тормышының серләрен ачучы китаплар: йортны алып бару, гаилә бюджеты төзү, гаилә учагы булдыру, гаиләдә дөрес аралашу һәм үз – үзеңне тоту өчен файдалы киңәшләр, шулай ук гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә белән танышканнан соң, әкият геройларының гаилә әгъзалары турындагы викторина сорауларына җавап бирергә мөмкин иде. Ата-аналар өчен «Мин һәм минем балам» һәм «Сез нинди ата-ана?» дигән тест тәкдим ителде. Ата-аналарның күбесенең үз балаларының өстенлекләрен белүе сөендерә. Күп китап укучы гаиләләргә китапханәче «Яхшы көн рецепты» тәкъдим итте.

8 июль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә ел саен билгеләп үтелә торган Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, «Гаилә — бәхет учагы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә гаилә темасына зур урын бирүче периодик басмалар, Татарстанның матур гаиләләрен үрнәк итеп күрсәтүче газета-журнал мәкаләләре, гаиләдәге социаль мәсьәләләрне хәл итү, балаларны тәрбияләү буенча психологлар һәм педагоглар киңәшләре, гыйбрәтле язмалар тәкъдим ителде.


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

          7 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

          Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта кояшта җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн гаиләнең бәхете, тугрылыгының тормышка ашуында чагыла. 7 июль көнне шушы көн унаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе китап укучы балалар белән «Гаилә - ул җылы учак» дип аталган әңгәмә үткәрде.

Балаларны һәм өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, иң актив балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар. Балалар аркан тартыштылар, капчык киеп, чаңгыда киез итек киеп йөгерделәр, «Табактагы алма» уенында уйнадылар, бәйрәмдә тагын бик күп уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Барлык кунак малайлар ,кызларны туңдырма һәм табигый сок белән сыйладылар. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефе, оештыручыларның бердәм эше балалар Сабантуй бәйрәменең кунелле дәрәҗәдә үтүенә ярдәм итте.

 

Кояшлы җәйге көнне балалар төрле уеннарда катнашып, күңелләрен ачтылар. Алар арасында "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Колакка колак", "Очты, очты", "Чүлмәк вату" кебек татар халык уеннары да бар иде! Шулай ук "Балык тоту" уенында да үз осталыкларын күрсәттеләр.

Әлеге дәреснең максаты  укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү иде. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар, табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.


6
июль, 2025 ел
якшәмбе

           2025 елның 4 июлендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында  комиссия тарафыннан, 2025 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

Китапханәчеләрнең җәйге чорда төп бурычы - каникул вакытында балаларны мөмкин кадәр күбрәк китапханә чараларына тарту, эчтәлекле ял белән тәэмин итү, аларның белемнәрен киңәйтү, аралашырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү. 4 июль көнне Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә «Җәйнең матур көнендә табигать кочагына яраткан китаплар белән» дип исемләнгән библиопикник оештырды. Тик бу пикник гади генә түгел, ә библиопикник. Шуңа күрә балалар үзләре белән табигатькә яраткан китапларын алдылар, китапларга булган тәэсирләре белән уртаклаштылар, әдәби викторинада катнаштылар, кызыклы, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

Чара башында китапханәче террорчылыкның күпсанлы кеше корбаннары китерә торган заманның иң куркыныч күренешләре исәбенә керүе турында сөйләде. Террорчылык актлары кешелекне юк итүгә юнәлдерелгән. Башка милләт яки расага түземсезлек экстремизмга, расизмга һәм сугышка китерә. Әңгәмә барышында балалар шулай ук җәмәгать урыннарында һәм транспортта террорчылык һөҗүмнәре вакытында үзләрен ничек якларга икәнен белделәр. Чарада катнашучылар белән бергә безнең илдә террорчылар кулыннан һәлак булганнарны искә алдылар. Чара ахырында һәр катнашучы дөньяда экстремистик идеяләр таралуга ничек юл куймаска икәнлеге турында үз фикерләре белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International