ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

15 гыйнварда Теләче авылы чаңгысында төрле яшьтәге халык арасында 2022 елгы кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышлары узды.

Теләче районы "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәттән файдаланучылары өчен яңа 2022 нче ел "Фототерапия" һәм "Бармаклар өчен гимнастика" технологияләре буенча шөгыльләнүләр белән башланып китте.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләренең беренче эш атнасы план буенча социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның гаиләләрен йөреп чыгудан башланды.

Олы Мишә авыл китапханәсендә “Саф күңелләр җырчысы” исемле китап күргәзмәсе татар язучысы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмировның (тулы исеме Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров) тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылды. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән  танышты.

Шармыш авыл китапханәсендә Гаилә белән аралашу көне уңаеннан "Мин китап белән дөньяны ачам" күргәзмәсе укучылар игътибарына тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге китаплар укучыларга эчтәлекле һәм кызыклы әдәбият сайларга ярдәм итәчәк. "Гади экспериментлар" китабында бик күп кызыклы фәнни экспериментларның тасвирламасы бар, аларны үткәрү бик җиңел. Бу китап һәркемнең вакытын кызыклы һәм мавыктыргыч итәчәк. Күргәзмәдә, шулай ук, тиз үзгәрә торган технологияләр турында соңгы мәгълүматлар бар. Бу энциклопедияләр белемнәрен киңәйтергә теләгәннәргә, тарих, технология, география, биология, тарих белән кызыксынганнар өчен алыштыргысыз.

Казаклар авыл китапханәчесе Альбина Рахматуллина Кече Кибәхуҗа авылының төп мәктәбендә танылган язучы, шагыйрә, журналист, рәссам, якташыбыз Дания Гайнетдиновага 70 яшь тулу уңаеннан, «Дания Гайнетдинова әсәрләрендә туган як образы» дип исемләнгән әдәби уку уздырды. Чара барышында укучылар язучының туган як, туган як табигатенең гүзәллеген чагылдырган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Укучыларга экстремизм  һәм терроризм кебек төшенчәләрне аңлату максатыннан  Урта Мишә авыл китапханәсендә “Экстремизм - терроризм чыганагы”  исемле мәгълүмати күргәзмә эшләнде.

Теләче балалар китапханәсендә «2022 ел - Татарстанда цифрлаштыру елы» исемле стенд ясалды. Дөнья тиз үзгәрә һәм масштаблы цифрлы трансформацияләр һәрбер кешегә, икътисад һәм социаль өлкәләрнең барлык тармакларындагы һөнәрләргә дә кагылачак. Цифрлы чорның үзе белән нәрсә алып килүен, укучыларыбыз, үз эченә өр-яңа мәгълүмат туплаган әлеге стендтан белә алачаклар.

Әвәләү – балалар өчен бик мөһим шөгыль. Ул балаларның иҗатын, кул чукларын, уйлау киңлеген, төсләр һәм форма турында танып белүләрен, арттыра, нерв системасына бик яхшы йогынты ясый. Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә дә балалар фантазия байлыкларын кулланып әвәләргә бик яраталар.

Укучыларда экологик культураны формалаштыру һәм үстерү, табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәтне пропагандалау максатыннан, 2021 нче ел ахырында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балалар арасында сәхнә иҗатының республика бәйгесе үткәрелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме авыл бакчалары арасында 3 нче урынга лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International