ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

4 гыйнвар  көнне Сауш авылы мәдәният йортында балалар өчен “Хуш килдең, Яңа ел” дигән бәйрәм чарасы үткәрелде. Кыш бабай белән Кар кызына балалар үзләре өйрәнгән шигыъләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, төрле милли уеннар уйнадылар.

5 гыйнвар  көнне Ю. Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен "Кыш бабайның серле капчыгы" дигән чыршы бәйрәме узды. Кичәдә Кыш бабай белән Кар кызы урман җәнлекләрен дә кунакка алып килеп нәни дусларына төрле күңелле уеннар уйнатты.

Тылсымлы сәяхәт мәкальләрдән башланды, аннары балалар кыш турында әкиятләрне искә төшерделәр. "Әйе - юк" уенын уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Катнашучылар барысына да дөрес җавап таптылар.

Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Хуш киләсен, Яңа ел!” дип исемләнгән  балалар өчен күнел ачу программасы үткәрделәр.Чара барышында төрле конкурслар, уеннар, җыр-биюләр, шигырьләр, әлбәттә инде, “Кыш бабай” биргән биремнәрне үтәү балаларның кәефен күтәрде.

Мәгълүмат технологияләре чорында балалар еш кына Интернет челтәренә мөрәҗәгать итәләр, китап һәм кызыклы, матур журналларны барысы да кулланмый. Китапханәче А.Фаляхова балаларга вакытлы матбугатның китаплардан нәрсә белән аерылуын, балалар журналлары дөньясының ни дәрәҗәдә төрле, кызыклы булуын сөйләде, аларга  күзәтү ясады. Балалар әлеге журналларда булган кызыклы рубрикалар, танып белү һәм күңел ачу материаллары турында белделәр, матур шигырьләр, хикәяләр укыдылар. Журналлардан балаларга төрле табышмаклар, мавыктыргыч уеннар, ребуслар тәкъдим ителде. Мондый чаралар китапханәгә тагын да күбрәк яңа укучылар җәлеп итәр дигән теләктә калабыз!

5 январь көнне Айдар авыл китапханәсендә танылган язучы, шагыйрә, журналист, рәссам, якташыбыз  Дания Гайнетдиновага 70 яшь тулу уңаеннан «Ай нурлары сыман иҗат юлы, үзе моңлы, үзе шундый серле” дип исемләнгән әдәби уку уздырылды. Чара барышында яшьләребез язучының  туган як, туган як табигатенең гүзәллеген чагылдырган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.

Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Укы, уйна, ял ит!» дип исемләнгән  бәйрәм чарасы уздырдылар. 

Балалар төрле ярышларда актив катнашып, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Башваткычлы, мавыктыргыч уеннарда катнашып, күчтәнәч-бүләкләргә ия булдылар. Бәйрәм чарасы нәни дусларыбызга күңелле мизгелләр бүләк итте. 

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә язучының юбилеена багышлап, "Минем туган көндә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән уңышлы шигырьләре тупланган “Тимерле чәй”, “Рафис Корбан шигырьләре”, “Куркуын җиңгән куян” исемле иң куләмле җыентыклары балаларга тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.

5 гыйнвар көнне Казаклар авылылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен «Исәнме,Кыш бабай!» дип исемләнгән яңа ел бәйрәме үткәрде. Балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балалар бүләкләнде.

Якташ язучыбыз һәм журналист Дания Гайнетдиновага 70 яшь тулу уңаеннан 5 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ул язучы да, рәссам да” исемле темага әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International