Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 25 сентябрьга кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин
11 нче сентябрь көнне Сауш авыл мәдәният йорты территориясендә, урамда, балалар өчен «Көзге сынамышлар» исемле танып-белү викторинасы үткәрелде. Балалар иртә көзнең матурлыгына соклана-соклана "Көзге түтәлдә» дигән кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап эзләделәр, көз турында мәкальләр һәм табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында балалар кознең иң тәмле байлыгы, алмалар белән сыйландылар.
Татарстан Республикасында "Яшел Россия" Бөтенроссия өмәсе кысаларында яр буе территорияләрен чистарту буенча акция бара.11сентябрь көнне бу акциягә Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм берләшмәгә йөрүче балалар да кушылып,чишмә яны чистартылды.
Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Спиртлы эчемлекләр – күп кенә бәхетсезлек очракларының сәбәбе” исемле темага күргәзмә куелды.
Әлеге чарада Айдар авыл мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.Моңлы тальян моңнары, дәртле биюләре һәм җырлары тамашачы күңеленә таралды. Авыл халкы өчен Үзбәкчә плов һәм кайнар чәй әзерләнде.Бәйрәм күтәренке рухта оештырылды.
11 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Мәдәни шимбә" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Аның кысаларында Ачы авылы мәдәният йортында "Күңелең белән картайма"дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр. Кичәгә өлкән буын гына түгел, авыл яшьләре дә килгән иде.
Кичәдә катнашучылар оста,дәртле бию осталыкларын күрсәттеләр.Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә төрле жырлы-биюле уеннар һәм конкурслар үткәрелде.
Балалар тәкъдим ителгән уеннарда бик теләп катнаштылар. Көзге күргәзмә клуб фойесын бизи. Яшелчә эшләнмәләре озак яшәмәсә дә, аларны булдыручыларга, тирә-юньдәгеләргә алар яхшы кәеф бүләк итсен.
Һәркемнең кәефе күтәренке иде. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте, үзеннән соң бары тик шатлыклы хис-кичерешләр һәм хатирәләр генә калдырды.
Алкогольгә бәйлелек бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларының берсе. Ул халыкны киләчәгеннән мәхрүм итә. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 11 нче сентябрь көнне югары сыйныф укучылары белән “ Аракы эчкәнче уйла дустым” ”дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучыларга эчкечелекнең ни дәрәҗәдә аяныч хәлгә китерүен аңлаттылар. Эчкечелеккә карата эшләнгән күргәзмә белән таныштырдылар.
12 нче сентябрь көнне Күкчә авыл клубында балалар иҗат үзәгеннән беренче квалификацияле өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы төрле берләшмәләргә йөрүче балаларга " Белгәннәрдән өйрәник" дип исемләнгән мастер класс үткәрде. Ул аларга таякчыклардан суыткычка куела тррган магнетиклар ясарга өйрәтте.
Үсеп килүче буын безне үзенең кызыксынучанлыгы, ачыклыгы белән сөендерә. Шул уңайдан 11 нче сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара төрле уеннар һәм дискотека белән үрелеп алып барылды.