ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

12 сентябрь көнне, Иске Җөри авылы мәдәният хезмәткәрләре, "Агач утырт"акциясе үткәрделәр. Бу көнне барлык теләүчеләр, клуб территориясен төзекләндереп, агач һәм куаклар утыртуда катнаша алдылар.

Бу акциягә Югары Мәтәскә авыл клубы да кушылды һәм "Шимбә көн кич белән" дигән исем астында чара үтте. Чараның төп максаты - милли  мәдәниятне, татар халкының  гореф-гадәтләрен,йолаларын саклап калу. Чарада катнашучылар  үзләренең үткән яшьлек  елларын, эштән соң  ничек кич утыруларга җыелганнарын  сагынып искә алдылар.

10 сентябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Татарча диктант яз!” акциясенә  кушылды. Диктант язуның  максаты - татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту

Балалар спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына,бигрәк тә яшь яшьтә зыяны турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук алкогольле бәйлелеккә китерергә мөмкин булган начар гадәтләр һәм хәлләр турында да сөйләнелде. Күргәзмә агитация күрсәтелде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау үткәрелде. Чара ахырында буклетлар таратылды.

10 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният йорты директоры, берләшмәләрендә катнашучылар белән берлектә, экологик һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан, «Яшел Россия» бөтенроссия экологик өмәсендә катнаштылар. Балалар мәйданчыгын җыештыру буенча зур эш башкарылды.

10 нчы сентябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уздырылды.Диктантны барлыгы 47 кеше (укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар һәм техник хезмәткәрләр) язды. Бу чарада мәктәбебез инде өченче ел рәттән катнаша. “Татарча диктант” татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан үткәрелә.

Балалар өчен бу мөһим вакыйга булды, алар яңа мәгълүматны кызыксынып кабул иттеләр һәм яңа кичерешләр белән бүлештеләр. Экскурсия тәмамланганнан соң балалар белән музейда барыннан да күбрәк нәрсә ошавы турында әңгәмә үткәрелде. Балалар армый - талмый үзләренең хис-кичерешләрен сөйләделәр. Шулай итеп, музейларга экскурсияләр дөньяга яңача карарга ярдәм итә

Балалар спиртлы эчемлекләрнең кеше организмына,бигрәк тә яшь яшьтә зыяны турында мәгълүмат бирделәр. Шулай ук алкогольле бәйлелеккә китерергә мөмкин булган начар гадәтләр һәм хәлләр турында да сөйләнелде. Күргәзмә агитация күрсәтелде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау үткәрелде. Чара ахырында буклетлар таратылды.

18 нче август көнне Теләче район ял паркында  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында,  «Чиста булачак " төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы оештырган экологик бәйрәм белән берлектә, Теләче районы беренче сыйныф укучылары, аларның әти – әниләре, класс җитәкчеләре өчен тантаналы чара үткәрелде.

“Чиста һава сулар өчен, табигатьне сакларга кирәк” исеме астында 18 август көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе экологик викторина үткәрде. Табигатьне яратучы малайлар һәм кызлар викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар эзләделәр,  ребуслар һәм кроссвордлар чиштеләр, халык сынамышлары белән таныштылар, табигать турында шигырьләр укыдылар. “Китаплы җәй” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International