Монда балалар күбесенчә чыныгу турында сөйләделәр . Шулай ук, "Сәламәт буласың килсә!" дигән темага әңгәмә-фикер алышу үтте, көндәлек зарядканың әһәмияте турында фикер алышынды. Ахырдан саф һавада, ике командага бүленеп, спорт уеннары уйналды. Хәзерге көндә Лесной бистәсендә төрле милләтләр дус-тату яши. Чарада бердәмлек елы уңаеннан, кызыклы төрле халык уеннары да уйналды. Нәтиҗәдә, сәламәт булу өчен күбрәк йөгерергә ,йөрергә, иренмәскә, чамадан тыш йокларга кирәк дигән нәтиҗә ясалды.
2021 елның 7 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Шармыш авыл китапханәсе кунаклары игътибарына "Әдәби әсәрләр битләрендә гаилә" дип исемләнгән китап мозаикасы тәкъдим ителде. Китап киштәләрендә гаилә, балалар, әби-бабайлар, абыйлар һәм апалар турында, аларның төрле язмышлары тасвирланган әсәрләр күп. Укучылар китапханәче тәкъдим иткән әсәрләрне укып, гаилә кыйммәтләрен – мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу, юл кую кебек төшенчәләрне, гаилә турында мәкальләрне, әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр.
Иван Купала-7 июльдә билгеләп үтелүче халык йола календареның иң якты һәм серле бәйрәмнәренең берсе. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «Кояш уйнады, безгә Иван Купала килде» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрделәр. Тәкыя үрү буенча мастер-класс үткәрелде. Борынгы йолалар һәм гореф-гадәтләр турындагы мавыктыргыч хикәяне тыңлаганнан соң, катнашучылар төрле үләннәрдән һәм кыр чәчәкләреннән матур тәкыялар үреп аларны елга буена җибәрделәр.
Шул уңайдан 4 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган җирем-Теләче” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Укучылар районның оешу тарихы, аның җитәкчеләре, районнан чыккан талантлар , күренекле шәхесләр белән таныштылар.
6 июль көнне Ямбулат авылы мәдәният хезмәткәрләре Теләче районынын кабаттан оешуына 30 ел тулу уңаеннан “Бәхеткә илткән юл” исеме астында Татарстанның атказанган сыер савучысы Шәйхетдинова Миңсылу апа белән очрашу үткәрделәр. Миңсылу апа аларга үзенең хезмәт юлы турында сөйләде, һәр һөнәр хөрмәткә лаек, эштән курыкмаска, аны яратырга өндәде. Балалар аңа үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр
Балалар үзләренең нинди йорт хайваннары бар һәм аларны ничек караулары турында сөйләделәр. Гадәттә песиләр, этләр дус һәм тыңлаучан, балалар белән күңелле уйнаса да, балага өй хайваннары белән сак булырга, аларның ачуын чыгармаска кирәк, агрессив гамәлләрдән куркырга кирәклеген истә тотарга һәм өйрәтергә кирәк. Балаларны хайваннар дөньясы белән таныштырганда, кыргый хайваннарның тәртипләре һәм алар белән очрашканда үтәлергә тиешле саклык чаралары турында сөйләргә кирәк. Барлык ишеткәннәрдән балалар нәтиҗәләр ясадылар һәм җәнлекләр белән куркынычсыз аралашу кагыйдәләрен истә калдырдылар
Әңгәмә барышында катнашучылар тест сорауларына җавап бирде, наркотикларның тормыш өчен куркыныч матдә булуына төшенеп үз фикерләрен әйттеләр.
Бу көнне һәркем китапханә янындагы мәйданга җыелып буш вакытларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрә алды. Катнашучылар капчыкта сикерү, кашык һәм йомырка белән йөгерү, аркан тарту, капчык сугышы, боҗралар ыргыту һәм башка милли спорт төрләрендә көч сынашты һәм бүләкләргә ия булды.
8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Бу матур бәйрәм алдыннан, Теләче 2 нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар «Мин сиңа ромашка бүләк итәм» акциясендә катнаштылар. Балалар үз куллары белән ромашкалар ясап, әти-әниләренә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә бүләк иттеләр.
Бу акция тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына һәм балалар бакчасында эшләүчеләргә гаилә кыйммәтләрен саклау кирәклеге һәм мөһимлеге турында искә төшерде.