Аның программасында «Әкият каруселе» дигән китапка күзәтү, библиографик минут «Энциклопедиядән ничек файдаланырга», «Яраткан китап геройларына кунакка» викторинасы бар иде.
Шул уңайдан 4 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган җирем Теләче” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Укучылар районның оешу тарихы, аның җитәкчеләре, күренекле шәхесләре белән таныштылар.
Балалар өчен җәй - күңелле ял вакыты. Җәйге ялны күңелле дә, файдалы да уздырырга кирәк. Әлеге максат белән Иске Җөри авылы китапханәчесе 26 июнь көнне “Китап белән бергә җәйгә керик” дип исемләнгән әдәби чара уздырды. Балалар белән төрле матур китаплар укылды, җәй турында шигырьләр сөйләнде, табышмакларга җаваплар бирелде.
Әлеге дәреснең максаты укучыларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Укучылар табигать турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар,табигать турында мәкалләр һәм халык сынамышларын эйттеләр. Дәрес ахырында укучылар табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, илебезне саклау дигән сүз дип нәтиҗә ясадылар.
Анда алар язучыларның гаилә турындагы шигырьләрен укыдылар, мәкальләр әйтештеләр. Соңыннан үз гаиләләре турында инша язып, рәсемнәр дә ясадылар.
6 июль көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Кеше һәм аның хокуклары” темасына укучылар викторина чиштеләр.
2021 елның 6 июль көнендә Әбде авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Никитин Петр Павловичка 90 яшь тулды. Шул уңайдан Петр Павловичка Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин да Петр Павловичка изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
4 июль көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә укучы балалар белән юл йөрү кагыйдәләре , юл билгеләре белән таныштыру максатыннан “Юлда булсан бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында җырлар, юл билгеләре буенча сорауларга җаваплар,рәсемнәр ясадылар.
Чара барышында укылган китаплар буенча кызыклы соруларга җавап таптылар һәм җәй темасына рәсемнәр буядылар.
Менә шушы уңайдан, 3 июль көнне Караширмә мәдәният йорты мәйданында балалар сабантуе оештырылды. Мәйдан төрле уеннар, җыр, биюләр белән шау- гөр килеп торды. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер су ташыды, кемдер сулы табакта биеде, аркан тартты һәм башка бик күп уеннарда катнаштылар. Ә иң матур өлеше билгеле сумай көрәше булгандыр. Киемнәр киеп көрәшү балалар һәм олылар өчен дә искиткеч булды. Балалар белән бергә олылар да актив булдылар. Сабантуй бәйрәме бик күңелле утте. Берәу дә бүләксез калмады.