2025 елның 25 февралендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасына диспансеризация үткәрү өчен «Теләче үзәк район хастаханәсе» нән табиб-белгечләр килде. Балалар бакчасында диспансерлаштыру елына 1 мәртәбә һәм расланган график буенча үткәрелә. Диспансеризация үткәрүдә табиб-белгечләр катнаша, алар баланы карау нәтиҗәләре буенча медицина картасына язып куя һәм баланың сәламәтлек паспортына бәяләмә кертә. Быел балаларны профилактик тикшерүне түбәндәге составтагы табиблар бригадасы үткәрде: табиб – педиатр, офтальмолог, отоларинголог, лаборант.
Балалар өч командага бүленеп интернеттан дөрес файдалануга багышланган ШТМ да ярыштылар. Биредә яңгыраган сораулар һәм киңәшләр киберкуркынычсызлык, интернетта үз - үзеңне яклау ысуллары турында нәтиҗәле аралашуга ярдәм итте. Призлы урыннар алган командаларга һәм иң актив катнашучыларга грамоталар бирелде.
23 февраль - көчле рухлы, кыю ир-егетләргә Ватан алдындагы антына тугрылыгын, үзләренең ир-егетләрнең солтаны булуын тагын бер тапкыр искәртә торган бәйрәм. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсе “Сыналганнар, бурыч үтәгәннәр, ир-егетләр булып калалар” дип исемләнгән тематик күргәзмә тәкъдим итеп һәм патриотик сәгать үткәреп авылдашларыбызның хәрби хезмәт истәлекләре белән уртаклашты. Чараның максаты – солдат хезмәтендә булган, туган илен саклауга үз өлешен керткән ир-егетләргә хөрмәт тәрбияләү, батырларны һәм армия хезмәтенең иң истәлекле һәм кабатланмас мизгелләренең кадерле экспонаты булган солдат альбомнарын барлау.
21 февраль көнне Күкчә авылы китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә, Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Китапханәче сөйләвеннән балалар Халыкара туган тел көне барлыкка килү тарихы турында белделәр. Шулай ук планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык хәтере, аның тарихы, рухи куәте булуы турында сөйләнде. Чарада балалар татар шагыйрьләренең туган тел турында шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр, тел турында әйтелгән сүзләр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар.
Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре «Туган тел ул— халык җаны» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Китапханәче һәм мәдәният йорты директоры балаларга туган телнең кеше һәм җәмгыять тормышында мөһим роле, туган телдә халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, матурлыгы чагылуы, күпмилләтле илебездә яшәвебез һәм бөек рус теле барыбызны да берләштерүе турында сөйләделәр.
Чара Олы Кибәхуҗа авылы китап бирү пунктында үтте. Бу чара укучыларда туган телләргә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Китапханәче халыкның бай рухи мирасы турында сөйләде. Төрле телләрдәге шигырьләр һәм табышмаклар аша укучыларга телне өйрәнергә, аны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген аңлатылды. Туган тел һәркемгә кадерле булырга тиеш. Чара ахырында укучылар өчен “Тел – рухи дөнья көзгесе” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
«Глаголица» бәйгесендә катнаш – хыялыңа юл ач!
Муниципаль район Советы һәм шәхсән үз исемемнән барлык ир-егетлэрне
23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.
24 нче февраль көнне, "Парламент, җәмгыять һәм мин"дәресе кысаларында, Баландыш төп мэктэбенең 8-9 сыйныф укучылары Теләче районы депутатлары Мухаметшин Р.Ш. һәм Җаббарова Г.Н. белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый.