ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Әмма мәгълүм сәбәпләр аркасында, тарихыбызда беренче тапкыр Бөек Җиӊүне үз көнендә парадлар, демонстрацияләр, митинглар белән уздыра алмадык. Соӊгы елларда бәйрәмнеӊ күрке булган «Үлемсез полк. Бессмертный полк» акциясе дә урамга чыга алмады. Әмма Җиӊү яулаган әби - бабайлар, әтиләр - әниләр, туганнар, абыйлар хәтер булып, бердәм булып, бер сафта, онлайн рәвештә парадка баса алдылар. Казаклар авылы китапханәсе вконтакте социаль челтәрендә «Үлемсез полк. Онлайн» («Бессмертный полк. Онлайн») акциясе оештырды.

Акцияне оештыручы - Удмуртия Республикасы, Кизнер  җирлекара үзәк  китапханәсе Иске Купка филиалы.

Акциянең максаты: китап укуга кызыксынуны үстерү һәм онытылган, бала вакытта укылган китапларга хөрмәт тәрбияләү. Минем балачакта яратып укылган китапларымның берсе - «Татар халык әкиятләре» китабы. Татар әкияте балаларны яхшылыкка, яхшылыкның һәрвакыт яманлыкны җиңүенә, авырлыктан курыкмаска, әти - әнигә хөрмәтле, кешелекле булырга  өйрәтә.

9 май көнне Максабаш авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Авыл башлыгы җитәкчелегендә  мәдәният хезмәткәрләре сугыш кырында ятып калган авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл янына венок салдылар.

Марафонда катнашучылар сугышка багышланган шигыръ сөйләп, видеога төшереп җибәрделәр. Видеолар #Шигъри_марафон#Шигырь_ сугыш_ турында_ хәтер #БөекҖиңүгә75ел #казакларавылыкитапханәсе хештеклары астында вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылды. Бу марафонда китап укучыларыбыз бик теләп катнаштылар.

Сезнең  җаваплы һәм мөһим хезмәтегезне бәяләп бетерү мөмкин түгел. Табибларның тугъры ярдәмчеләре һәм авыруларның  киң күңелле дуслары буларак, хәзерге коронавирус пандемиясе вакытында, сез кеше сәламәтлеген саклау сагында торасыз

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шәтке авылында мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре белән берлектә 9 май көнне Шәтке һәм Олы Мирәтәк, Югары Мирәтәк авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, туган җирен фашист илбасарларыннан коткарган өчен гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын безнең җирлектә 11 (2) Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәннәре билгеләп үтәчәк, шуларның 2се – яу кырында булган куркыныч вакыйгаларда катнашучылар. Ветераннар китә... әмма беркем дә, бернәрсә дә онытылмый. Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, безгә тыныч яшәү, хезмәт итү, ярату, балаларга һәм оныкларга сөенү мөмкинлеге биргән Бөек Җиңүгә үз өлешләрен кертүчеләребез алдында баш иябез.

Бүгенге изоляция вакытына карамастан Максабаш авылы китапханәчесе бу традицияне онлайн форматта үзенең интернет битендә “Үлемсез полк” акциясе белән дәвам итә. Без бабаларыбызның батырлыклары белән чын күңелдән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас!

Максабаш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Война и Победа глазами детей” исемле челтәр акциясенә кушылды. Конкурска Гарипов Данилның “День победы” дигән рәсеме җибәрелде.

Вологодск өлкәсенең Соколка район Үзәк балалар китапханәсенең № 4 филиалы оештырган “Җир объективта” дип исемләнгән фотоакциядә катнашып Максабаш  авылы китапханәчесе сертификатка ия булды.

Ул дәһшәтле елларда яшәгән барлык кешеләр Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр,бу мәңгелек истәлеккә һәм буыннар хөрмәтенә лаек. Без аларның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз! Балалар һәм оныклар хәтерли!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International