Армия хезмәте, туган якны,әти-әнине һәм якын дусларны сагынулар исәпкә алынды .Хезмәт куеп кайтан солдатка алдагы тормышында уңышлар, хәерле гомерләр теләнде.
22 ноябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында “Шатлык” халык театры 2019 ел - Театр елы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Сәет Шәкуровның “Саф күңелгә тап төшми” спектаклен сәхнәгә куйды.
Әни, әнекәй... Кеше туганнан алып соңгы көнгәчә шушы исемне ничә мәртәбәләр кабатлый икән? Әни – гаиләне җылытучы учак кебек бит ул. Янда әни булганда, аның барлыгын тойганда, сиңа рәхәт, тыныч. Шатлыклар уртак, авырлыклар килсә син ялгыз тугел...
25 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Әниләр көненә багышланган "Тормыш матурлыгы әниләрдә!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә һәм киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш – су остасы, Равилә Шайдуллинаның “Карт шомырт хатирәсе” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә.
23 ноябрь көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә уздырылучы газиз аналарга “Илгә матурлыкны, сез бирәсез, газиз әниләр”- дип исемләнгән кичә уздырылды. Хөрмәт йөзеннән, энилэрнен авыр эшләрендә түземлек теләп моңлы җырларыбызны, матур биюлэребезне җиткереп, энкэйлэребезгэ бәйрәм кәефе бүләк ителде.
Шуңа күрә, әти-әниләр белән берлектә эш алып бару, чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсен балаларга аңлату мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы булып санала. Шул уңайдан 23 ноябрь көнне “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы”- дигән исем белән төрле сыйныф укучылары катнашында әңгәмә-кичә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга кыскача терроризм һәм экстремизмг турында аңлатып үттеләр.
22-25 ноябрь көннэрендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә әниләр көне уңаеннан чаралар үткәрелде. 5-8 сыйныфларда "Әнием-күз нурым" , 9-11 сыйныфларда "Рәхмәт әниләргә!" дип исемләнгән бәйрәм кичәләре булып узды. Бүген, 25 ноябрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары һәм башлангыч сыйныф укучыларының әниләре өчен "Бәйрәм белән әнием" кичәсе үткәрелде. Барлык чараларда да балалар һәм әниләр актив катнаштылар.
22 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбенең актлар залында әти-әниләр комитетының “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль туры уды. Анда безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары белән әти-әниләре катнашты һәм “Иҗади идея” номинациясендә җиңү яуладылар. Котлыйбыз!
Бәйрәм котлаулар, җыр, бию, спектакльдән өзек, күңелле күренешләр белән үрелеп барды Соңыннан балалар әниләренә үз куллары белән әзерләнгән бүләкләрен тапшырдылар.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә дәресләрдән соң барлык балаларга да өстәмә белем алу мөмкинлеге булдырылган.
20 ноябрь көнне мәктәпкә “Гаилә һәм мәктәп” педагогик басмасы журналисты Низамова Л.Ф. килеп китте. Ул мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышты. Өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. репортерны укучыларның кул эшләре, өстәмә белем алу нәтиҗәләре белән таныштырды.